Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак

Сайлау-2025

 Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев сөйләде.

«Сайлау участогы рәисе белән килешү буенча вакцина бригадасын урнаштырырга мөмкин булачак. Шулай булгач, 14 сентябрьдә сайлауларга килүчеләр шунда ук прививка ясата алачак», - диде Альмир Абашев.

Матбугат конференциясеннән соң сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы грипптан «Утрикс Квадри» вакцинасы белән прививка ясаткан.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sailau-ucastoklarynda-grippka-karsy-privivka-yasatyrga-momkin-bulacak-5910603

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев