Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының язмышы турында белә ала

Һәркемнең Бөек Ватан сугышында катнашкан – яу кырында башын салган, хәбәрсез югалган, җиңү яулап кайткан туганнары бар...

Еллар узган, буыннар алмашынган саен, аларның сугышчан юлы турында белүчеләр сафы сирәгәя. Шулай да бүген кайбер мәгълүматларны махсус интернет-ресурслардан эзләп табу мөмкинлеге бар.​​​​​​

Татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының язмышы турында белә ала

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

РФ Оборона министрлыгының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Кызыл Армия һәм Хәрби-диңгез флоты архив документларының яшеренлеген бетерү турында»гы 2007 елгы боерыгы нигезендә, акрынлап күп кенә документлар ачыла. Аларның фотокүчермәләре 2015 елдан «Халык хәтере» сайтында урнаштырыла.

Россия Оборона министрлыгының Ватанны саклап һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү департаменты оештырган әлеге дәүләт мәгълүмат системасы һәркемгә ачык. Ул министрлыкның элегрәк оештырылган «Мемориал» гомумиләштерелгән мәгълүмат банкын һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында халык батырлыгы» электрон документлар банкын берләштерә.

Аның ярдәмендә сугышта катнашкан кешеләрнең язмышын ачыкларга, хәрби бүләкләре турында мәгълүмат табарга, сугышның барышы һәм сугышта катнашучыларга кагылышлы архив документлары белән танышып була. Бүгенге көндә анда 109 миллионнан артык цифрлаштырылган архив документлары битләре тупланган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylar-boek-vatan-sugysynda-katnaskan-tugannarynyn-yazmysy-turynda-bela-ala-5904261

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев