Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлек азыгы техникасы – әзерлек сызыгында

Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, терлек азыгы әзерләүгә керешү һава шартлары уңай торса, шушы атна ахырына планлаштырыла.

undefined22 майда районыбыз ху­җалыклары арасында терлек азыгы әзерләү тех­никаларының, азык сак­лагычларның һәм авыл хуҗалыгында кулланылучы төрле эретмәләр ясау урыннарының төзеклеген, әзерлеген бәяләү максатыннан махсус комиссия тикшерүе узды. «Элита» Төп нәсел предприятиесе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәннур Зарипов, «ТИПКА» укыту-методик үзәге җитәкчесе Фәрит Әхмәтов, «Россельхозцентр” үзәгенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов, идарәнең баш агрономы Ринат Нигъмәтҗанов, «Гостехнадзор»ның район бүлеге инспекторы Рөстәм Харисов һәм башка белгечләр «Курсабаш», «Симет», «Игенче» җәмгыятьләрендә, «Әхмәтов», «Мөхәммәтшин» крестьян-фер­мер хуҗалыкларында, җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятендә, «Нырты, «Юлбат» авыл хуҗалыгы пред­приятиеләрендә булып, терлек азыгы әзерләү ком­байннарының, үзйөрешле һәм тагылма чапкычларның, башка техникаларның тө­зек­леген һәм технологик көй­лә­нүләрен тикшереп, бәя бир­деләр.

«Бу көннәрдә республика районнарында терлек азыгы әзерләү техникаларының торышы тикшерелә. Авыл ху­җалыгында техника төзек, эшче көчләр сау-сәламәт булса, барын да башкарып чыгарга була. Сабада терлек азыгы техникасы әзерлеген бик яхшы дип бәялибез. Бөтенесе әзерлек сызыгына куелган. Әлегә биредәге әзерлекне без тикшергән башка районнарда күрмәдек», - ди Фәннур Зарипов. Белгечләр «Игенче» хуҗалыгындагы терлек азыгы техникасы торышы белән танышкач та югары бәя бирделәр.

«Биредә техниканың күләме бик зур. Барысы да төзек, тәртиптә. Барыгыз да махсус киемнәр белән тәэмин ителгәнсез. Бу сезгә карата җитәкчелекнең игътибарын, мөнәсәбәтен күрсәтә. Алда торган эшләрне дә шулай бердәм рәвештә башкарып чыгарга язсын. Һава шартлары да уңай килсен», - диде Фәрит Әхмәтов җәмгыять хезмәткәрләренә.

Белгечләр хуҗалыкларның әзерлеген 90 баллы система белән бәяләде. Иң югары – 89 баллга «Игенче» җәмгыяте ирешеп, беренче урынны яулады. 87 балл җыйган «Симет» җәмгыяте 2нче урынга лаек булды. «Мөхәммәтшин» крестьян- фермер хуҗалыгының әзерлек торышына 86 балл бирелде. Соңыннан Раиф Харисов хуҗалыклардагы әзерлекне уңай бәяләп, бүгенге көндә терлек азыгы әзерләүнең иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп узды, әлеге чорда хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, иминлек таләпләрен саклап эшләргә чакырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев