Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты үтте

Һәр чишмәнең үз тарихы, көйләре, үз юлы бар. Борын-борыннан безнең ата-бабаларыбыз авылларны елга, күлләр, чишмәләр ярлары буенда төзегәннәр. Чөнки су булган җирдә тереклек үсә. Чишмәләр - чисталык, пакьлек символы булып торган. Чишмәләрне халык изге урын дип саный. Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шушы чишмәләрдән, коедан башлана да инде.

undefined

2 нче сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, "Мишә" елгасына коючы "Әрәкә" чишмәсе янында, район китапханәләре арасында старт алган "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алып, Зәмфирә Нуруллина авыл тарихы турында сөйләде, китапханәче Сибәгатова Фәнзия чишмәләр тарихы белән таныштырды ,шулай ук шагыйрә Сиринә Гатиятова иҗатына тукталды, Кәримов Миңнислам "Тимершыгым" җырын башкарды. Бәйрәм барышында кунакларга борынгы уеннар "Назалы", "Табагач" уеннары күрсәтелде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев