Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТӨБӘК СЫЕРЛАРЫ ЯҢА «ӨЙГӘ» ЧЫКТЫ

Яңа торак төзелеше 40 миллион сумга төшкән.

Узган атнада Сатыш бригадасының "Төбәк" товарлык-сөтчелек фермасында 390 баш сыерга исәпләгән яңа торак аякка басты. Поликарбонаттан эшләнгән объект ерактан игътибарны җәлеп итә. Төзүчеләр эшкә 2020 елның июнендә керешә һәм ярты ел дигәндә киңлеге – 31, озынлыгы 102 метрлы корылма калкып чыга. “Яңа торакка 280 сыерны күчердек, иртәгә тагын 50 башны чыгарабыз. Иркен, якты һәм аяз көннәрдә кояш нурлары төшкәнлек белән җылырак та. Профнастил түгел инде. Тирес чыгару системасында да үзгәрешләр бар. Скрепер чистарткан тирес тирән каналга агып төшкәннән соң тышка шнеклы транспортер белән чыгарыла. Мондый ысул әлегә безнең фермада гына кулланыла. Тирес 100 тонна сыйдырышлы савытка җыела һәм кырга түгелә. Яңа торак төзелгәч, фермада эшчеләр саны да артты. Хәзер коллектив 37 кешене берләштерә. Һәр сыердан уртача 22 килограмм сөт савыла”, – ди ферма мөдире Илгиз Ибәтов.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев