Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Тормыш 100 яшьтә дә матур”

Районыбызның икенче иң өлкән кешесе – Байлар Сабасында яшәүче Тәкмилә Шәфигулла кызы Халиковага 100 яшь тулды.

Бер гасырлык гомер диюгә күз алдына иң беренче ил кичергән вакыйгалар килеп баса. Тәкмилә әби дә шуларның барысы эчендә дә кайнап,  моңландыра да, сокландыра да торган  гомер юлы үтә. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт,  сугыш еллары, югалтулар әбекәй өлешенә дә күп тигән. Әмма сынаулар аның тормышка мәхәббәтен, күңел көрлеген, көчле рухын сындыра алмаган. Сабабаш авылында туып үскән кызга дүрт сыйныф кына белем алырга туры килә. Өч абыйсы сугышта һәлак була.   Сугыш чорында  яшьтәшләре белән Арчада урман  кисәргә дә йөри.  “Бабай  балта остасы булган,  шуңа әнинең балтасы һәрвакыт  бик үткен була,    эшкә батыр  кызны  бик яраталар, “Тәкмилә белән эшлим”, –  дип һәрвакыт  аның  белән бергә эшләргә теләгәннәр”, –дип сөйли олы кызы Галия апа. Тырыш, уңган кызга авылда сөт җыйнауны  ышанып тапшыралар.  Җыйналган сөтне  ат белән Сабага илтеп тапшырганда юлда төрле хәлләргә юлыгып, бүреләр белән очрашкан чаклар да була. Яшүсмер кыз анда да югалып калмый.  Умартачылыкта, соңрак амбарда кладовщик булып эшли. 

1952 елда  авылдашы Ваһап Халиков белән гаилә коралар.  Әмма аларга парлы тормышта 11 ел гына яшәү насыйп була:  1964 елда Тәкмилә апа 37 яшендә дүрт бала белән тол кала. Сабыйларын аякка бастыру өчен төн йокылары белән дә исәпләшми ул,  бәйли, тегә. Улы Васил, кызлары  Галия, Илһамия,  Люция һәрберсе тормышта үз юлларын табып, бүген дә  әниле булу бәхетенә куанып яшиләр.   Йөзеннән нур бөркелүче  әбекәйгә күзләр тимәсен, хәтере яхшы,  акылы камил,   газета-китаплар укый, ил-көн яңалыклары белән хәбәрдар.  Туксан биш яшенә кадәр бишвакыт намазын калдырмый. Бүген дә яшем олы дип кул кушырып утырмый, токмач кисә, пилмән ясый. “Кайгы-хәсрәтен дә күрдем, бирешмәскә тырыштым. Күрше-күләннәрем дә  бик әйбәт булды. Беркем белән дә сүзгә килеп йөрмәдем. Киңәш кирәк булса, миңа килделәр.  Үзем гозер белән барсам, сүземне аяк астына салмадылар. Балаларым да да бик тәүфыйклы булдылар.  Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар”, –дип сөйли Тәкмилә әби.  Бер гасыр гомер кичергән  әбекәйне  котларга җыйналган балалары, онык-оныкчылары янына, районыбыз җитәкчеләре дә килеп, матур бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләр теләделәр.   

«Туган көнегез – 100 яшегез  белән котлыйбыз. Сезнең гомер  юлыгыз безнең өчен үрнәк. Тормышны бүгенгедәй матур итеп дәвам итәргә язсын. Сугыш чорында, аннан соңгы авыр елларда куйган намуслы хезмәтләрегез өчен бик зур рәхмәт. Сез хөрмәткә бик тә лаеклы кеше», –дип  муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов мөхтәрәм юбилярга  Илбашы Владимир Путинның һәм Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатларын тапшырды.  Шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова,  Мишә авыл җирлеге башлыгы  Азат Гатиятуллин, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов тәбрикләде.   Үзен бер гасырлык юбилее белән котларга килүчеләргә Тәкмилә  әби  рәхмәтләрен җыр аша да, матур теләкләргә төреп тә җиткерде. Тәкмилә Халикова  бүгенге көндә   Сабада төпчек кызы Люция гаиләсе тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Тугыз оныгына, ун оныкчыгына кадерле әби булып, аларның бәхетләренә куанып яши. Буыннар чылбырының дәвамчысы,  нәкъ бер гасыр аермалары булган  өч айлык  оныкчыгы Сафияне дә 100 яшенә Аллаһ бүләге дип яратып сөя ул. 

 “Әниебез – өебезнең нуры, ризыгыбызның тәме.  Яшьли тол калса да  безгә ятимлекне сиздермәде,  әни дә, әти дә була белде. Өебездән һәрвакыт тәмле камыр ашларының хуш исе бөркелеп торды,  әниебез теккән берсеннән-берсе матур күлмәкләр киеп үстек. Һәрвакыт тормыш юлыннан  дөрес  атларга өйрәтте, без аның үрнәгендә тәрбияләндек”, –дип сөйли төпчек кызы Люция. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев