Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Тәрбияле бала - ил терәге"

12 февральдә Шәмәрдән балалар китапханәсендә яшь әниләр клуб берләшмәсе "Хыял" үз эшен башлап җибәрде.

Түгәрәк өстәл артында "Тәрбияле бала - ил терәге" темасына җанлы әңгәмә узды. Махсус кунаклар блогер, тегүче, Җәлил хәзрәтнең килене, 3 бала әнисе, Балтач районы Бөрбаш авылыннан Альбина Фазлыева белән блогер, 5 бала әнисе, Кукмара районы Вахит авылыннан Айгөл чакырулы иде. Чәй табыны артында Ислам динебездә әниләр өчен иң җаваплы булган балага дини тәрбия бирү турында төрле фикерләр, киңәшләр алыштык, яхшы нәтиҗәләр белән бүлештек, ыгы-зыгылы заманда үзебезгә, балаларыбызга вакыт табу ысулларын эзләдек. Бер сәгать гәпләшеп, күңелләребездәге борчулы сорауларга җаваплар таптык. Аннан соң “Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Раес кызының "Тәрбия баскычлары" видеосын карап, үзебезгә бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Катнашучылар тематик китап күргәзмәсе белән кызыксынып, үзләренә китаплар да алдылар. Чара ахырында фотога төшеп, Аллаһ Тәгалә бездән риза булсын диеп бер-беребезгә изге теләкләр теләшеп, саубуллаштык. 3 сәгатьлек очрашу сизелми дә үтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев