Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Цифрлы эфир пионерлары

Декабрь аенда республиканың иң эре тапшыру объекты булып саналган Шәмәрдән телевидение үзәге үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

undefinedДежур электромеханиклар Вәгыйз Мөбарәкшин һәм Рамил Заһидуллин аппаратураның төзеклеген тикшерә

Яңа корылма 1995 елның 28 де­кабрендә файдалануга тапшырыла. Телевидение үзәге Татарстанда элемтә тармагының масштаблы үсешенә башлангыч бирде. Ул чордагы элемтә министры Ринат Җәләлов әлеге вакыйганы болай дип искә ала: “Шәмәрдән радиотелеүзәге республика бюджетыннан, күрше-тирә районнар ярдәме белән төзелде. Барысы да ничек булдыра ала, шулай булышырга тырышты, эш тәүлек буе алып барылды. Кайбер хезмәткәрләр өчен объект вакытлыча яшәү урынына әйләнде. 1995-1997 елларда үзәкне эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә җиде район халкы федераль һәм республика телевидениесе тапшыруларын карый башлады”.

undefined

Республика әһәмиятендәге объектны төзүгә элемтә министры урынбасары Н.Шаховнин, бүлек начальнигы В.Якимов (хәзер Россия телерадиотапшырулар челтәренең республика филиалы директоры), РТПЦ директоры Р.Хәсәнов, Шәмәрдән телеүзәгенең беренче начальнигы А.Кәбиров, аның урынбасары З.Әхмәтҗанов, әйдәп баручы инженер Р.Җаббаров һәм башкалар зур өлеш кертә.

undefined

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев