Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туктала торган эш түгел

“Татавтодор”ның Саба филиалы юллар ремонтлауны дәвам итә.

undefinedКемгә-кемгә, әмма кайбер оешмаларны эшләреннән вакытлыча туктаткан  үзизоляция режимы юл төзүчеләргә кагылмады. “Татавтодор”  филиаллары  федераль һәм республика программаларын үтәүгә үз вакытында  кереште.  Әйтик, районыбызда  хәзерге  вакытта төбәк  әһәмиятендәге Язлы Арташ – Олы Нырты участогындагы автомобиль юлы ремонтлана. “Татавтодор”ның Саба  филиалы техникасы ике  авыл арасында  узган  елның   көзендә үк  таулар  күчерә башлаган  иде. Юлның өслеге  яңадан  эшләнеп, 580 метр  арага асфальтның беренче каты салынды. Быелгы  сезонда участокта бәясе 25 миллион  сумлык капиталь  төзекләндерү дәвам итә. “Эшкә 6 майда  керештек. Дамба юл кырыендагы туфракны  эттереп  кенә  өелгән булганлыктан,  җир  уйный,  асфальт ярыла. Шуңа күрә асфальт астындагы грунт бер метр тирәнлектә алына, аның  урынына   карьердан  яңа балчык ташып  салына.  Тугыз-ун “КамАЗ”  көнгә 4  мең тоннага  якын грунт ташый.  Участокта 30га  якын юл төзүче  эшли”,– ди мастер  Илнур  Сабуров. Бригаданың бурычы – асфальт җәю өчен 700 метрга  якын арада уйнамаслык итеп  тыгызланган нигез әзерләү. Карьердан үзтөягечтә эшләүчеләр Искәндәр Яруллин, Фәнис Гыйльметдинов, Илдус  Сафин  җибәргән грунтны Фәнис  Фәйзерахманов грейдерда тигезли, Илгиз Насыйбуллин катокта тыгызлый, ә Хәлим Ганиев белән Фәнис Мирасов бульдозерда юлның читен тиешле нормативларга  китерә. Асфальтның  сыйфаты, деформацияләнмәве менә шушы  механизаторларның  хезмәтенә  бәйле булачак. Участокта барысы 4,3  километр юл асфальтлау  планлаштырылган. “Аннары безне Тимершык- Иске Мичән авыллары  арасындагы юл ремонты  көтә. Анысын баш инженердан сорап бетерегез инде”,–  диде  Илнур  Сабуров.

Юл төзелеше темасына   язганда  Илдус Гәрәев белән киңәшмичә  калган юк, анысы. “Чыннан да, эш   күләме  быел да  зур. Башкарып  чыгарга  һава шартлары  гына мөмкинлек бирсен. Бригадалар  сынатмас. Юл төзүчеләрне  Тимершык- Яңа Мичән участогында 2,5 километрда башкарылачак эш   көтә.   Изгеләр чишмәсе  янындагы  үрле  урын  грунты 4  метрга  кадәр   алынып   сөзәкләндереләчәк. Норматив таләпләргә туры  китереләчәк.  Моннан тыш Сабаны  урап  узучы юлларның Лесхоз  ягыннан – 1,7, Тимершык  ягыннан   2 километрда  ремонтлау планлаштырылган. Шулай ук муниципаль заказларны  үтәп, Сабада,  Шәмәрдәндә,  Лесхозда  урамнар ремонтына  да керәчәкбез”,– дип  ачыклык кертте баш инженер.

Филиал бригадаларын “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм  проекты буенча  автомобиль юлларының куркыныч  участокларында юл хәрәкәте уңайлылыгын арттыру максатында башкарылачак эшләр дә көтә. Барыбызга  да, куелган  хезмәтнең  кадерен белеп,  юлларда  исән-имин  йөрергә  язсын.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев