Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Туктамасаң, полиция абый тота”

Транспорт чараларының елдан-ел артуы шартла­рында юлларда бала­лар­ның иминлеген саклау проб­лемасы бик җитди тора. Әйтик, агымдагы ел­­ның 7 аена республика юлларында 16 яшькә ка­дәрге балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 254 бала имгәнгән (2019 елның 6 аенда 320-11-339). Күңелсез саннар былтыргы күрсәткечләр белән ча­гыштырганда кимесә дә,­ тынычланыр урын юк. Юлларда гомерләре өзел­гән­нәрне үз балаң дип күз алдына китереп караудан да тәннәр чымырдап, йөрәкләр “жу” итеп китә.

undefined

Шушы хәсрәтне ки­чергән әти-әни урынында, берүк, булырга язмасын дибез. Әмма теләк те­ләү белән генә баланы юлларда йөрергә өй­рәтеп, кагыйдәләрне тө­шен­дерүе кыен. Башлан­гыч күнекмәләр бирү­нең тормыш чынбарлыгына нигезләнгән һәм кү­мәкләштерелгән булуы кирәк. Шуңа да әти-әниләр әлеге җитди бурычны зур җаваплылык тоеп үтәп килгән мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләре коллектив­ларына мең рәх­мәтле. Хәзер балалар бакчаларында кеч­ке­­нәләргә юлда йөрү ка­гыйдәләренең башлангыч күнекмәләрен бирү өчен шартлар җи­тәр­лек. “Бакчабызда бала­ларның шөгыле өчен ки­рәкле методик кулланмалар, әсбаплар белән җиһазландырылган бүлмә һәрчак ачык. Ан­да балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен стендлар, “Юл азбукасы” магнитлы-маркерлы такта, светофор, юл билгеләре, машиналар, велосипедлар бар. Кече яшьтәге балаларны күбрәк уеннар җә­леп итә, кызыксынучан­лыкларын арттыра. Уен барышында бала үзен шул вәзгыятькә куеп карый, фикерли, аннан чыгу юлын эзли, нәтиҗә ясый. Димәк, балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерүдә дидактик уен оештыру зур этәргеч бирә. Уен барышында нәтиҗәгә ирешкәч бала шатлык кичерә, ди­мәк, дидактик уен көчле тәрбия чарасы. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан оештырылган уен­нар аша балалар бер-берсен тыңларга, юл куярга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә өйрәнәләр”,- ди Са­баның “Шатлык” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Миләүшә Нурисламова.

undefined

Балалар кабинет кысаларында гына шөгыльләнеп калмыйча, күмәк рәвештә машиналар хәрәкәте туктап тормаган урамга да чыгалар. Бу очракта аларга, әлбәттә, погонлы формадагы хезмәткәрләр озатып йөрүе кирәк була. Чаралар оештырганда балаларны бүләкләр белән үсендерүне “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе үз өстенә ала. “Быел коронавирус пандемиясе күпләп җыелуны бераз чикләсә дә, “Юлда ерактан күренеп тор”, “Имин җәяүле кичүе”, “Бала - төп пассажир” акцияләрен, велосипедчыларга, яшь юл инспекторлары хәрәкәте туган көнгә багышланган чараларны үсеп килүче буынга файдалы булырлык итеп оештыра алдык. Балалар автомобиль йөртүчеләр белән аралаштылар, аларга буклетлар, белешмәлекләр тараттылар. Кече яшьтә алган күнекмәләрне бала онытмый, хәтеренә сеңдерә, яхшы үзләштерә”,– ди бү­лекчә начальнигы Гүзәл Ягәфәрова. Кагыйдәләрне өйрәнгәндә кирәкле сүз­ләрне мәктәпкәчә яшь­тә­геләр күңеленә офицер­ларча сеңдерерлек итеп әйтеп бирүдә Саба гим­на­зиясенең тормыш иминлеге һәм хәрби хезмәт ни­гезләре укытучысы Илнур Хәйриевка тиңнәр юк.

undefined

«Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячеләре мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын бина каршындагы “зебра”га алып чыккач та, аның булышлыгы кирәк булды. “Кадерле малайлар һәм кызлар, безгә сезнең белән танышу бик күңелле һәм мавыктыргыч. Инде белемегезне дә тикшереп карыйк. Әйтик, урам аркылы аклы сызыклар булмаган урыннан чыксаң, нәрсә була?” – дип кызыксынды Илнур Хәйриев. Барысы да бергә: “Полиция абый тота”,– дип җавап бир­деләр. “Зебра” аша теле­фоннан сөйләшеп, науш­ник киеп музыка тыңлап чыгарга ярамаганлыгын да әйтеп бирделәр. Юл бил­геләрен күрсәткәч тә ялгышмадылар. ЮХИДИ район бүлекчәсе хезмәткәре Аяз Каюмов юлда барган автомобильләрне туктаткач, салонда балалар автокәнәфиенең булу-бул­мавын тикшерделәр. Балалар белән аралашкан йөртүчеләр арасыннан район кулланучылар җәмгыятьләре берлеге рәисе Шәүкәт Гайнетдинов, чараның әһәмиятен югары бәяләп, оешмадан кызыксындыру чарасы да вәгъдә итте әле. Ә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрчак үтәргә, тротуардан гына йөрергә ышандырдылар. Шулай була күрсен иде.

Марат Гаязов, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы:

– Авыл мәктәпләрен оптимальләштерү нәтиҗәсендә балалар хәзер автобусларда көн саен йөри башлагач, автотранспорт оешмаларының җаваплылыгы һәм безнең тарафтан контроль тагын да артты. Тикшерүләр һәрдаим үткәрелә. 2020 елның 24 августыннан 6 сентябренә кадәр барган "Игътибар-балалар!" профилактик акциясендә дә мәктәп автобуслары хезмәткәрләрнең күз уңында булды. Инде көннәр кыскара башлангач та җәяү йөрүче балаларның яктылык кайтаргыч элементлы киемнәрдән булуына үтә җаваплы карасак иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев