Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Тургайлылар яшь Робинзоннар булдылар

«Тургай» приюты тәрбияләнүчеләре «Робинзон» республика хәрби-патриотик слетында катнашты

 Яңа уку елы башланыр алдыннан  Яр Чаллы шәһәренең "Каенкай" ял базасында Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен "Робинзон" республика хәрби-патриотик слеты узды. Балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне, хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән әлеге чарада «Тургай» приюты тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Иҗади номер күрсәттеләр, эстафеталар үттеләр һәм хәрби әзерлек күнекмәләрен күрсәттеләр. Төп этаплар арасында командалар мастер – классларда булдылар. Егетләрне "Лазертаг"та уйнау бик шатландырды. Хәрби-патриотик уен йомгак ясау һәм тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев