Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Урта Саба”да “Бета” уңган

Районда уңышы алынган мәйданнар 13240 гектар тәшкил итә

Җәйге  яңгыр өлешле. Бер  кырда шыбырдап явып  китә, кайдадыр  икенче басуда – юк. “Саба” җәмгыяте игенче-механизаторлары һава торышы  көйсезлеген-үзенчәлеген исәпкә  алып эшләргә   күптән өйрәнгән.

Бер кырда  кинәт кенә яңгыр явып уракка комачаулаган очракта,  тиз арада икенче  кырга күчеп, эшне дәвам иттерү ягын  карыйлар. Әйтик, дүшәмбедә көннең икенче  яртысында  “Урта Саба” бригадасының  солы басуында комбайннардан  күтәрелгән тузан ерактан күренеп тора башлады. Илнар Дәминов бригадасы  башта  Теләче районының Айдар  авылы  янында  арендага бирелгән мәйданнарда  ашлыкны җыеп алганнан  соң, вакытны  сузмыйча бирегә күченгән. “Отрядта дүрт комбайн, ике йөк автомобиле бар. Игеннәрне  “НьюХолланд”ларда Илшат Габ­дрәхимов, Раил Әсәдуллин, Айнур Борһанов суктыра, “КамАЗ”ларда  Рифнур Әхтәмов белән Рифнур Салихов ташып тора. Һәр минут  исәптә  инде. Бункердан  ашлыкны бушатканда һәм  ашарга  килгәч  кенә  туктап алабыз. Быел яңгырлар да бераз комачаулый”,– диде  23 ел кыр корабында иксез-чиксез басуларны иңләүче Илнар Дәминов. “Урта Саба” бригадасында урып-җыю 18 августка барлык мәйданнарның  яртысыннан артыгында  башкарылган  иде. “Барысы 16 мең центнер  ашлык  кайтты. Алар симәнәгә калибрлана. Күчмә  фондка һәрберсе 60шар  тоннадан арыш һәм тритикале, шулай ук 100 тонна  арпа салып куелды. Хәзерге вакытта орлыкка солы әзерләнә. Уңышка  килгәндә,  уртача  43 центнер белән барабыз.  Бөртек бар,  югалтуларны гына  булдырмаска  кирәк. Аерым культураларны  алсак,  три­тикаленың “Бета” сорты – 50,  арышның  “Подарок” дигәне 44  центнердан  артык  уңыш бирде. Солыдан да  40 гектардан артык бөртек  чыгып   килә. Дымлылыгы баштарак 17 процент тирәсе  иде. Шуңа   күрә аны бераз  сушилкада  кип­тереп  алырга  кирәк булгач, “Мәртен” КЗСына 70 тонналабы ташылды. 

 

Хәзер дымлылык 14 процентка  төшкәч, “Ка­мАЗ”лар  ашлыкны үзебезнең  ындыр  табыгына  кайтара  башлады.  Гомумән, барысы да сәгатьләп  үзгәрә.  Һава шартлары   мөмкинлек биргәндә, тагын 10  көнлек  эш  калып   бара”,– диде бригада җитәкчесе Ленар Саматов.

Хуҗалыкта бер үк  вакытта уңышы  алынган мәйданнардан  салам  җыйнала, киләсе  ел  уңышына нигез  салына. Кырларда барысы 18 кеше,  15 берәмлек техника эшли. Ашарга чыккан арада Урта Саба  карьеры  янында  кырда көзге чәчүгә  керешкән механизаторлар белән дә  сөйләшеп  алдык.  “Без  инде “Мичән” бригадасында, Тимершыкта 140 гектарда арыш чәчтек. Исемнәребез  кирәкме? Нәзир Хәмитов “Агромастер”да, Ранур  Мөбарәков “ДжонДир”да җир эшкәртә, ашламаны “КамАЗ”ларда  Ленар  Баһманов белән мин, симәнәне Илнур  Сәхәбиев чыгара. Ике  смена эшлибез. Ранурны  кичке алтыда  Илнар  Шамилов, Нәзирне  Раушан Халиков алыштыра. “КамАЗ” шоферларының  сменщиклары юк. Тәүлек буе руль артында. Яңгыр  яуса гына,  ял”,– диде   Риназ Закаров.

Һәркайсы үз эшләренең чын осталары дияргә мөмкин.  Агрочараларның нечкәлекләрен дә яхшы белеп,  зур төгәллек белән җиренә җиткереп башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев