Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Утны аерулар нульгә калачак

Быел районыбыз энергетик­лары һөнәри бәйрәмен Теләче электр челтәре белән берләштерелгән зур коллектив булып каршылый.

Рөстәм Якупов, районара берләштерелгән электр челтәре начальнигы: Хөрмәтле  хезмәттәшләрем!  Сезне “Челтәр  компаниясе” ААҖ филиалы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри  бәйрәмебез белән  ихлас котлыйм. Коллективыбыз  алдынгы технологияләр кулланып, энергетика тармагында яңа проектларны тормышка ашыру чаралары  күрә. Шушы  җаваплы  хезмәттә барыгызга да  уңышлар, нык сәламәтлек, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Энергетика тармагы ветераннарына аерым ихтирам сүзләрен җиткерәм. Яшь буын энергетиклар сезнең традицияне лаеклы дәвам итә: энергетика комплексы ышанычлы эшли.  Форсаттан  файдаланып, район электр  кулланучыларын якынлашып  килүче Яңа ел белән  котлыйм. Бәйрәмнәрне барыбызга  да  тыныч  күңел  белән  каршыларга һәм үткәрергә насыйп булсын.

Оешманың структура­сында үзгәрешләр  булды, җитәкче дә алышынды. Хәзерге көндә бер­ләштерелгән  коллектив гомуми озынлыгы 1700 километрдан  арткан  һава электр ли­нияләренә, 671 трансформатор пунктына хез­­мәт күрсәтә. Электр энергиясеннән  18 мең­нән  артык   физик зат, 800гә якын юридик  зат файдалана. “Безнең төп бурыч – кулланучыларга тоткарсыз электр энергиясе  бирү, өзеклекләрне минималь дәрәҗәдә ки­метү, җиһазларны  төзек  хәлдә тоту. Шул максаттан  челтәргә даими техник хезмәт күрсәтүләр үткәрелә, ремонт алып  барыла. Быел гына  да Сабада  9  километрда 0,4 һәм 10  киловольтлы линияләр, 10 комплекслы трансформатор пункты яңартылды. Иштуган бистәсендә зур  эш башкарылды. Ә Саба эчендә электр баганаларын  алып,  кабельне  җир астына  төшерү буенча 21 миллион  сумлык  эш башкарылды. Хәзер Г.Закиров  урамын чыбыксыз баганага  куелган утлар  яктырта.  Киләсе  елга Тукай, Татарстан урамнарында да токны җир астыннан үткәрү буенча да челтәр компаниясенә хат  җибәрелде”,– ди предприятие  җитәкчесе  Рөс­тәм  Якупов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев