Велоспорт вәкилләре эш визиты белән Байлар Сабасына килде
Район яңалыклары

Велоспорт вәкилләре эш визиты белән Байлар Сабасына килде

3 нче сентябрь көнне велоспорт буенча Мордовия Республикасы федерациясе президенты Бояров Виталий Васильевич, BMX буенча Россиянең баш тренеры Костюков Павел Павлович, Токиода BMX-фристайл буенча Олимпия уеннары катнашучысы Ризаев Ирек Евгеньевич эш визиты белән Байлар Сабасына килде. Кунаклар экстрим паркта, З.Йосыпов урамындагы паркта яңа памп-трек белән таныштылар, шулай ук «SABA-ARENA» универсаль спорт комплексында булдылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев