Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Вятские выкрутасы» төбәкара фестиваль-конкурсында Шәмәрдән биючеләре лауреат булды

Райондашларыбыз 28 апрель көнне Вятские Поляны шәһәренең Н.В. Худына исемендәге «Победа» мәдәният сараенда «Вятские выкрутасы» төбәкара фестиваль-конкурсының Гала-концертында чыгыш ясады

Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Акварель» халык бию төркеме «Горский» биюе белән «Халык биюе» номинациясендә чыгыш ясады. Әлеге чараның максаты: төрле милләтләрнең  биюе традицияләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, Вятские Поляны шәһәрендә һәм Киров өлкәсенең, Татарстан Республикасының, Удмуртиянең, Марий Иленең якын районнарында яшәүчеләрнең иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен бердәм мәдәни киңлек булдыру. Шулай ук балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Конкурста катнашучылар II дәрәҗә лауреат дипломы, кубок һәм сертификат белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев