Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Яшь Гвардия» районыбызда гуманитар җыен оештырды

21-28 июль аралыгында «Яшь Гвардия» Саба җирле бүлекчәсе инициативасы белән Байлар Сабасының Балалар иҗаты үзәге базасында ДНР һәм ЛНРдан күчеп килүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча гуманитар җыен оештырды. Атна дәвамында беренчел кирәк-яраклар: балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым һәм аяк киемнәре, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек товарлары җыелды.

1 август көнне, барлык җыелган әйберләр дә Казан шәһәренә тапшырылды. Саба районы халкы оешма-предприятиеләре, бигрәк тә яшьләр тырышлыгы белән 1516,55 килограмм гуманитар йөк җыйналды.

Әлеге чарада "Саба урман хуҗалыгы" "САИДА"  "Умырзая", "Алмаз Мебель" җиһаз компаниясе, шәхси эшәмәкәр Нәбиев, 129 нчы янгын часте, "Биектау сөт заводы", барлык белем бирү учреждениеләре һәм районның битараф булмаган кешеләре актив катнаштылар.

"Яшь Гвардия" җирле бүлекчәсе Саба муниципаль районы халкына рәхмәтләрен белдерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев