Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьлекләрен сугыш урлаган

Бу көннәрдә Сатыш авылында яшәүче Хәлимә Ибраһим кызы Миннебаева- 90 яшьлек, Олы Кибәчедән -Суфия Сафа кызы Сафина һәм Сабадан Миннехода Зиатдин кызы Гасыймова 95 яшьлек юбилейларын каршыладылар.

Хәлимә апа  Миннебаева Маһиҗиһан һәм Ибраһим Әхмәтҗановлар  гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.  Әниләре көне буе эштә булу сәбәпле, өйдә кечкенә энесен һәм сеңлесен карау 10 яшьлек Хәлимә апага йөкләнә. Авыр чакта бергә яшәү җиңелрәк булыр дип, күршеләрен дә үзләренә сыендыралар алар. “Салам ягып өй җылытттык, шырпысы да булмый иде. Кемнән төтен чыга, шул кешегә бара идек. Әле ярый сыерыбыз бар иде, ачтан үлмәдек”,- дип искә ала ул чорларны ветеран.  Ул  күрше апасының баласын да  карый, әниләре кырда эшли. Сугыш вакытында  сыра заводында  фронт өчен бәрәңге әрчеп киптерә, ә җәй көне урманда утын әзерли.  Булачак ире белән Сабантуйда танышалар. Аның да Донбаста эшләп, ялга кайткан чагы була. Бергә өч ул  үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы  Хәлимә апа  колхозда төрле эш башкара. Хезмәт ветераны Бөек Җиңүнең юбилей һәм “За трудовое отличие”  медальләре белән бүләкләнә.  Бүген ул Сатыш  авылының иң хөрмәтле һәм дәрәҗәле кешесе, уртанчы улының гаиләсе белән бәхетле картлык кичерә.          

Миннехода апа  Гасыймова яшьтәшләре белән тылда Җиңү көнен якынайту өчен күп тырышлык куя. Хезмәт юлында бик күп оешмаларда җаваплы вазифалар башкара: хисапчы, сатучы булып эшли. Нинди генә хезмәт башкарса да, коллективта аны ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр.  Җитәкчелек тарафыннан бирелгән күпсанлы Рәхмәт хатлары, бәйгеләрдә җиңү яулаган өчен бирелгән Мактау кәгазьләре аның үз эшен һәрчак намус белән башкаруы турында сөйли. 1959 елда Миннехода апа 4 баласы белән тол калган Мөхәммәтвәгыйз абыйга тормышка чыга һәм бөтен гомерен  балаларны тәрбияләүгә багышлый. Бүгенге көндә ул Сабада килене Фирдәвес апа тәрбиясендә тормышына шөкер кылып, иминлектә гомер кичерә.      

Суфия апа Сафина тумышы белән Арча  районы Югары Сәрдә авылыннан. Әнисе Оркыя  – Габдулла мулланың Ләбибә остабикәдә (Казандагы татар кызлары өчен мәктәп) белем алган кызы.  Әтисе үлеп киткәч,  Оркыя апа сабыен алып Казаннан Габдулла абзый белән Мәрьям апа янына әйләнеп кайта. Әтисе, кызы Оркыяны сөргенгә җибәрмәү өчен, оныгын үз янында калдырып, аны кире Казанга озата. Шулай итеп, Суфия әбисе Мәрьям кулында үсә.  Өч төрле телдә иркен аралашкан Суфия апа, белем алып, Комыргуҗа авылында беренче мәртәбә укытырга балалар кабул итә. Кушлавычта мөдир буларак, яңа мәктәп бинасын салу өчен күп көч сарыф итә. Нәтиҗәдә Г.Тукай исемен йөрткән мәктәп барлыкка килә. Шул хезмәтләре өчен дә инде, Суфия апа беренчеләрдән булып, “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән фидакарь тырыш хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Тормышка чыккач, Чулпыч мәктәбендә эшли. 1954 елда райком кушуы буенча, Олы Кибәче мәктәбенә җибәрелә. Шушы авылда төпләнеп, ире Мөхәммәтгали абый белән 3 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканнан соң күмәк хуҗалыкта бригадир булып та эшли.  Бик матур җырлаучы, сәнгатьле итеп сөйләүче дә Суфия апа. Абыстай буларак та авыл халкы аңа зур хөрмәт белән карый. Тормыш иптәше Мөхәммәтгали абый белән тату, тигез матур гомер кичерәләр. Балалары, 7 оныклары, 9 оныкчыклары  атна саен кайтып, хәлләрен белеп торалар.

Юбилярларны  район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Сатыш, Олы Кибәче авыл җирлекләре башлыклары Фаил Шәфигуллин, Айрат Сафин тәбрикләде. 

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/oly-kibche-avylynda-yashche-sufiya-safa-kyzy-safinaga-95-yash

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев