Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша» күңел ачу проекты Шәмәрдәндә узды

Шәмәрдән мәдәният йорты бу көннәрдә яңадан-яңа күмәк чаралар уздырып, халыкны рухи яктан тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә.

        Соңгы атна эчендә генә дә, Шәмәрдән төбәгенең тарихын барлап, бар гомерләрен тимер юл белән бәйләгән тимерюлчылар бәйрәмен уздыруга, халыкны тагын бер зур чарага-кичке уенга чакырдылар. Саба районы мәдәният йорты тәкъдим иткән «Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша» күңел ачу проекты кысаларында үтүче «Чакыра кичке алан» дип аталган ял киче-кичке уен-чын мәгънәсендә зур бер бәйрәмгә әйләнде. Иң элек ерак үткәннәргә, тарихка кайтып, уенны алып баручылар буыннар бәйләнешен саклап килгән өлкәннәрнең истәлекләрен сөйләп үттеләр.
     «Элек заманнарда кичке уенлык Шәмәрдән тимер юл клубы ишек алдында, аңа кадәр урман аланында уздырыла торган булган. Әмма, еллар үтү сәбәпле, бүген ул урыннарда торак йортлар салынган инде. Ул чордагы урман аланы да зур бер комплексны чагылдырган Төзүчеләр урамына әйләнде. Шәмәрдәннең бугенге кулларында ут уйнатучы яшьләре исә, үзләренә ял урыны итеп әлеге аланлыкны сайлаганнар икән-димәк, кичке уен да шушында үтәргә тиеш». 
      ...Кичке уен. Исеменнән күренгәнчә, ул кояш баткач, ай калыккач башланган. Көне буе озын хезмәттән сон, өлкәннәр арып ял итәргә яткач, яшьләр уенлыкка ашыккан. Биредә танышканнар, беренче тапкыр сөю сүзләре биредә әйтелгән. Тел белән әйтергә оялганнары, җыр аша белдергәннәр. Таң атканчы гармун тавышы тынмаган, җыр-бию, такмак әйтешүдә бер-беренә тиңнәр булмаган. Биредә бернинди гаеп итеш тә, ачу, үпкәләү сүзләре дә әйтелмәгән. Чөнки бу- кичке уенлык, кичке алан. Монда бары тик үзара дуслык, бердәмлек, уяулык һәм зирәклек тантана иткән.
        «Шөкер, без дә шул матур кичке уеннарда тәрбияләндек, күңелебездә шул чорларның матур ахәңнәнәре саклана әле. Еллар үтте, заман алышынды, яңа гасыр үз сүзен әйтте. Яшьләр үзгәрде. Гармун моңы тоныкланды. Әмма, без үзебездә сакланып калган иң күркәм сыйфатларны яшь буынга тапшырып калдыра алабыз икән-димәк, бу дөньяда безнең яшәвебез-юкка түгел, юкка түгелдер», - дип башланган кичке уенда ни генә уйналмады: онытылып баручы «Гөлбану», «Борылдырыш», «Наза», «Түгәрәк уен», «Бишле» - барысы да халык күңеленә хуш килде. Кичке уенда катнашучыларның күплеге, уенда актив катнашып үз истәлек-хатирәләре белән уртаклашулары-нур өстенә нур булды. Ә иң күңеллесе - җәйге төнне бизәп, күңелләрне кабат җилкеткән җыр, гармун тавышы булгандыр. Дүрт гармунчы бер-беренә кушылып, моң чәчте ул кичтә. Өлкәнәеп килүче буын кабат яшьлек хисләренә чумса, бүгенге яшьләр әти-әниләреннән мирас булып калучы рухи хәзинәне кабул иттеләр. Киләчәктә дә, мондый чаралар кабатлансын иде дигән теләк белән, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, таралыштылар ул көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X