Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Әнием – кояшым минем” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр

Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Булат котлавы белән башланып китте. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның җырлары, шигырьләре яңгырады, “Дубая” халык уен кораллары ансамбле дә чыгыш ясады. Ә мәктәптә укучы балалары булган әниләр белән “Татарча сөйләшәбез” дип аталган интеллектуаль уен – тапшыру оештырылды. Уен 3 теманы берләштерде: “Туганнар”, “Җиләк – җимеш”, “Социаль челтәр”. Әниләр үзләренең балалары белән ике төркемдә уйнадылар.

Һәр тема буенча катнашучылар 18, 16, 12 сүзне русчадан татарчага тәрҗемә итәргә тиешләр иде. Дөрес җаваплар өчен конфет яки җиләк-җимеш алдылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Һәр елны Әниләр көненә багышланган чара “Кояш гомере телим” җыры белән тәмамлана иде. Быел да традиция буенча катнашучылар да, тамашачылар да бергәләп шул җырны җырладылар. Бәйрәм кичәсе җылы, файдалы, кызыклы булды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев