Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Симет авылында яшәүче Гаптрәкыйп Гарифулла улы Гарифуллинга - 90 яшь

24 гыйнварда Югары Симет авылында яшәүче Гаптрәкыйп Гарифулла улы Гарифуллин үзенең 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Гаптрәкыйп Гарифуллин Югары Симет авылында туган. 4 сыйныфтан соң ачы тормыш барлык яшьтәшләре кебек аны да бил бөгәргә мәҗбүр итә, колхозда төрле эшләргә йөри башлый. 1952 елда армия сафларына алынып, өч ел Германиядә хезмәт итә. Янилдә тракторчы һөнәрен үзләштереп, туган ягында тракторчы булып эшли. Лаеклы ялга киткәнче көтүлеккә су сиптерү хезмәтен башкара. 1967 елда гаилә корып, тормыш иптәше Нәкыя ханым белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Гарифуллиннар бала хәсрәтен дә кичерәләр - 7 яшендә бер улларын югалталар. Бүгенге көндә 9 оныклары, 10 оныкчыклары бар. Гаптрәкыйп абый һәм Нәкыя апа уллары Рафис гаиләсе белән, оныклар тәрбияләшеп, аларның уңышларына сөенеп бәхетле картлык кичерәләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев