Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне буран вакытында сак булырга чакыра

Синоптиклар фаразлавынча, 14 һәм 15 гыйнварда Татарстанда кар явуы, буран чыгуы, җилнең секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Юлда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Республиканың ЮХИДИ идарәсе автомобильләрнең техник әзерлегенә бик җаваплы карарга чакыра. Һава шартлары бозылган очракта юлда бик тә сак һәм игътибарлы булырга, хәрәкәт иткәндә дөрес тизлек сайларга, кискен маневрлар ясамаска кирәк. Бер күчәргә төрле үлчәмдәге яисә протекторлары тузган шиналар куелган машиналарда йөрү тыела. Иминлек каешын эләктерү, балаларны машинада автокреслода йөртү зарур. Торак пунктлардан читкә чыкмавың хәерле. Юлда көтелмәгән хәл килеп туган очракта, 8-843-533-38-88 телефонына ярдәм сорап шалтыратырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев