Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮХИДИнең республика идарәсе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында 2021 елда башкарылган эшкә йомгак ясады

Хисап чорында Татарстанда аварияләрнең 13 процентка кимүенә ирешелгән. Шулай ук һәлакәтләр статистикасында да берникадәр уңай динамика күзәтелә.

“Безнең районда аварияләр саны 2020 ел күрсәткече белән чагыштырганда 1гә кимеде, әмма тән җәрәхәтләре алучылар шулай ук бергә артты. Бәхетсезлек очракларының кимү ягына үзгәрүе район юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан контрольнең көчәюе белән аңлатыла. Мисалга, каршы як хәрәкәт полосасына чыгучылар һәм балаларын махсус утыргычсыз йөртүчеләр – 7 (икесе дә 124әр очрак), иминлек каешын эләктермәүчеләр 22 процентка (барысы 1400 очрак) күбрәк ачыкланды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылучылар 400гә артты”,–ди административ практика буенча өлкән инспектор Гөлгенә Гаянова.

Еллык анализдан күренгәнчә, ЮХИДИ хезмәткәрләренә тизлек режимын арттыручыларны, праваларын алдырып та, кабаттан исерек хәлдә руль артына утыручыларны фаш итү буенча нәтиҗәлерәк чаралар күрү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев