Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара салым – үзебез өчен

24 ноябрьдә Шәмәрдәндә үзара салым буенча җирле референдум уза. Авыл җирлеге башкарма комитеты, лицей, мәдәният йорты, “Яшьлек” мәдәни-спорт үзәге, Шәмәрдән урманчылыгы административ биналарында урнашкан сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр эшли.

Әлеге  участокларга 4900дән артык  сайлаучы теркәлгән. Бюллетеньгә Шәмәрдән җирлегендә зиратны карап тоту,  автомобиль юлларын ремонтлау, җәяүлеләр юлларын төзү, Кырбаш авылында балалар мәйданчыгы урнаштыру,  Мичәнбашта су белән тәэмин итү челтәрен төзекләндерү мәсьәләләре кертелгән.

Фото: архив/Фәридә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X