Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҮЗТӘНКЫЙТЬКӘ УРЫН ТҮРДӘН

Район хуҗалыкларында хисап җыелышлары дәвам итә. Белгечләр, җитәкчеләрнең чыгышларында сүз былтыр башкарылган һәм үтәлми калган эшләр, хәл итәсе проблемалар, 2018 ел бурычлары турында бара. Җыелышларда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнаша.

 Узган жомгада “Симет” җәмгыятендә үткәрелгән сөйләшүдә беренче булып  игенчелек тармагын  баш агроном Шамил Зәйнетдинов  анализлады.  2017 елда  игенче-механизаторлар бөртеклеләрнең һәр гектарыннан – 29,4, барысы 34845 центнер ашлык җыеп алганнар. Бер гектарның  уңдырышлыгы 2016 ел   күрсәткече бе­лән  чагыштырганда 8,4 центнерга  артык.  Аерым культуралар тагын да күбрәк  уңыш биргән. Гектар  көченең  артуы тукландыруга  бәйләп  аң­латылды. 2016 елда минераль ашлама 44 кило исә­беннән кертелсә, был­тыр 76 килограммга  җиткән. Күпьеллыклар, рапс, ку­куруз культуралары  бе­лән  эшләү дә   яхшыр­ган.  Нәтиҗәдә бер баш шартлы  терлеккә 37,6 цент­нер  азык берәмлеге әзер­ләнгән (2016 елда – 25 ц.). 

 Җыелышлардан   соң кыр эшләренә әзерлек тагын да җанлана. Шамил Зәйнетдинов та ахырда шушы  темага тукталды. “Күпь­еллык  үләннәрне   яңар­ту  өчен  орлык әзер­ләнде, минераль ашламалар туплау бара. Хәзерге көндә тәэсир итүче мат­дәләрдә  бер гектар  сөрү­лек җиренә 43 килограмм туры   килә.  Язгы  чәчүдә барлык гектарларга минераль ашлама кертү каралган. Катлаулысын 50 ки­лограмм исәбеннән кер­­тү планлаштырыла.  Техника җитәрлек  күләмдә, механизаторлар  барысы да тәҗрибәле кешеләр”,– диде агроном...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев