Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кан хәтерен сызам димә...
Абый: “Күрше әби кереп Ясин сүрәсе дә укыды инде”, — дигәч, Нинаның күзеннән сыңар яше сытылып чыкты. Кинәт кенә тәнемә ниндидер кайнар дулкын китереп бәргәндәй тоелды: “Абый! Бәлки, аңа христиан рухание алып килергә кирәктер, шуңа тыныч күңел белән китә алмыйдыр?!” — дидем. Артур киенеп чыгып та йөгерде. Поп килеп укып киткәч, Нинаның йөзенә иңгән тынычлыкка барыбыз да таң калдык. Балаларга чыгып торырга куштым да, җиңгинең кулыннан тотып: “Нина, син бик яхшы кеше булдың. Абый өчен дә, балалар өчен дә бик зур рәхмәт сиңа. Менә догалы да булдың, бар инде, ял ит”, — дидем. Нина йокы баскан кешедәй күзләрен йомды. Абый, җиңел сулап: “Йоклап китте, бәгырькәем”, — диде. “Юк, абый, бөтенләй китте Нинаң”, — дидем.
-
Туганнан бирле — хәсрәт дәрьясында...
Ир дигәнем, салып кайтса, чын мәгънәсендә ерткыч җанварга әверелә. Әнисе һәм балалар күз алдында өстемдәге киемнәрне умырып ата да, мине караватка төртеп егып, җенси теләген канәгатьләндерергә керешә. Карышсам, рәхимсез рәвештә типкәләп кыйнарга күп сорамый. Улына сүз әйтергә хәтта газиз әнисенең коты алынып тора. Балаларны ияртеп, бүлмәдән тиз арада чыгып качарга өлгерми калса, бертуган сеңлесен дә тәпәләп ташларга мөмкин. Пешергән ризыгым ошамаса, ашлы кәстрүлне идәнгә атып бәрү, бәрәңгеле табаны башыма каплау кебек этлекләрен санап бетерерлек түгел иде.
-
Трасса “хезмәткәре”
Кузгалып киткәч кенә артта тагын 3 ир-ат утырганын аңладым. Үзләреннән аракы исе аңкып тора иде. Хәзер инде туңудан түгел, куркудан калтырый башладым. Караңгы юлдан бераз баргач машина юл буендагы каенлык артына борылды. ...Бер-бер артлы дүрт вәхши ботарладылар мине шунда. Елауларымны, ялваруларымны беркем дә ишетмәде. Хайвани йомышларын йомышлагач, машиналарына утырып китеп бардылар.
-
Туганнар арасын өзмәгез!
Борын заманда яшәгән, ди, ике бертуган. Абый кеше өйләнгән. Хатыны белән күп бала тәрбияләп үстергәннәр. Ә кечкенәсенә гаилә кору насыйп булмаган. Әти-әниләре вафат булгач, мирас буенча калган мөлкәтне алар тигез итеп икегә бүлә.
-
Кагылма кеше ярына, синең ярыңа да шулай кагылучы табылыр...
1991 елда бишенче балама авырлы идем. Кияүгә чыкканыма 12нче ел китте. Ул еллар шатлыклар, кайгы-хәсрәтләр белән шаулап узды – сизмәдем дә.
-
“Акча ярата” торган киленне үзгәртеп буламы?
Апамның улы хатыныннан аерылгач, икенчегә өйләнде. Балалары юк иде.
-
“Гәрәбә, гәрәбә, алга таба тәгәрә...”
Авыл өстенә алсу шәфакъ иңә. Кояш тау өстендәге иске зират өстенә менеп кунаклый да, акрын гына төньякка таба авыша башлый.
-
“Искергәнсең инде син, бабай”
Мин инде үзем дә һәм оныкларга да бабай. Ел дәвамында, һәр атнаның шимбә кичендә, яраткан оныкларым-чемпионнарым килеп, юынып китсеннәр диеп, мунча әзерләп, көтеп алам.
-
Безгә язалар: «Исән кешегә “Исәнмесез” дию кәмитрәк тоела»
Кешеләр бер-берсен төрлечә сәламли. Татарлар – “исәнмесез”, башкортлар “саумысез” ди.
-
Ак халатлы, ак күңелле Лариса Васильевна
Безнең Саба үзәк хастаханәсендә барлык табиблар да авыруларны вакытында кабул итәләр һәм тиешле ярдәм күрсәтеп озаталар.
-
Безгә язалар: «Эшмәкәрме, спекулянтмы?»
Моннан шактый еллар элек товарны арзанга алып кыйбатка сату спекулянтлык дип аталып, моның өчен җәза чарасы да каралган иде.
-
«Бер-береңә юл куйсаң гына, гаилә арбасын уңай якка тартып була»
Бер төркем ир-атлар гәпләшеп утыра. Барысы да хатыныннан зарлана. Арада берсе генә сүз катышмый, тыңлап кына утыра.
-
“Ул мине нык ярата, шуңа күрә кыйный”
Безнең күршедә гаиләсе белән Шамил абый яши иде. Алар хатыны Закирә апа белән биш бала тәрбияләп үстерделәр.
-
Гомерем баскычлары
Мин 1942 елның 20 сентябрендә Югары Шытсу авылында туганмын. Әтием – Әмин Сөнгатулла улы һәм Язлы Арташ авылының мулла гаиләсендә туган әнием Разия Әхмәтсафа кызы 1936 елда гаилә корганнар.
-
“Урын-җиреңдә күптәнге бозым бар, мендәреңне тикшер, иптәш хатыннарыңның берсе бозган”
Сырхауханәдә ятканда бер хатын миңа догалар белән өшкереп дәвалаучы ниндидер әбинең адресын бирде. Мин бозымнарга ышанмыйм, шулай да дус хатын белән барырга әзерләндек.