Кино-театр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кариев театрының яңа спектаклендә геройлар татар һәм рус телләрен кушып сөйләшә
Борынгы поэмага нигезләнеп, пьесаны Кариев театры заказы буенча Россиянең популяр драматургы Юлия Тупикина язган.
-
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты онлайн
Кичә 19:00 сәгатьтә башлана.
-
Эмиль Талипов милләт мохитен тоючы кеше генә татар киноиндустриясе булдыра ала дип саный
"Режиссер халыкның гореф-гадәтләрен, тарихын, авырлыкларын, михнәтләрен, шатлыкларын - бөтенесен күрергә һәм сеңдерергә тиеш", - ди артист.
-
"Халык театрлары татар мохитен саклый"
10 декабрь Казанда "Идел-йорт" XVIII халык театрлары бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Соңгы елларда бу театрлар эчтәлекле әсәрләр куя башлады, аларга яшьләр тартыла, ди белгечләр.
-
“Идел-йорт” фестивалендә гран-при алган спектакль онлайн
Чара 19:00 сәгатьтә башлана.
-
Миләүшә Айтуганова кинокафе ача
Оештыручылар кинокафены милли кинематография үсеше өчен яңа бер мәйданчык булыр дип өметләнә.
-
10 - 16 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Бүген «Идел-йорт» халык театрлары фестиваленең йомгаклау тантанасы.
-
Буа театры «Һөнәр» фестиваленә алып килгән драмада артистлар берничә роль башкарды
«Абага» драмасында Ркаил Зәйдулланың мишәр хикәяләре сәхнәләштерелгән.
-
Чаллы театры Казанда иң яхшы спектакльләрен күрсәтә
Бүген Чаллы театры тамашалары Ленин исемендәге мәдәният сараенда дәвам итә.
-
Яшь тамашачы театры баш режиссеры яңа сәнгать юнәлешләрен татарлар үзләре үтерә дип саный
Туфан Имаметдинов әйтүенчә, тамашачылар түләргә әзер булмаса, энтузиастлар күп эшләрен башкара алмаячак.
-
Республика театрларының иң яхшы теннис уйнаучылары һәм шашка осталары ачыкланды – исемлек
Театрлар арасында дүртенче ел рәттән спорт ярышлары үткәрелә.
-
3 – 9 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Бу көннәрдә Казанда “Һөнәр” яшь режиссура фестивале бара.
-
Сәхнәдә спектакль барганда Илһам Вәлиев җитди яралана
Екатеринбург опера һәм балет академия театры солисты Илһам Вәлиев белән сәхнәдә күңелсез хәл килеп чыга. “Кармен” спектаклендәге сугышларны һәм трюкларны профессиональ каскадер һәм кул сугышы остасы куйган булуга да карамастан җырчы тирән җәрәхәт ала. Илһам Вәлиев хәзер берникадәр вакыт җырламаячак. Бу турыда ул үзенең инстаграмында хәбәр итә.
-
Әминә Миндияр ир-ат белән хатын-кыз кочаклашмаган татар театры турында хыяллануын әйтте
Яшь режиссер бу хыялы турында “Татар-информ”ның “Шәһәрчеләр” проектына интервьюда сөйләде.
-
Камал театрының бер спектакле алты номинациядә “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә
Бүген "Алтын битлек" милли театр премиясенә дәгъва итүче театрлар исемлеге бүген билгеле булды.