Кино-театр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алла Пугачева турында сериал төшерәләр
НТВ телеканалы Санкт-Петербургта Алла Пугачева турында сериал төшерә башлады, ул «Охота на певицу» дип атала. Бу фильм 70 нче елларда Алла Пугачеваны эзәрлекләп йөргән маньяк Анатолий Нагиев турында булачак. Пугачеваның яшь чагын 27 яшьлек актриса Анна Христич уйнаячак.
-
Казанда «Сафа белән Саҗидә» фильмы өчен кастинглар узачак
Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча «Сафа белән Саҗидә» тулы метражлы тарихи фильмы Татарстан белән Төркиянең копродукциясе буларак күзаллана.
-
29 октябрь – 4 ноябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
30 ноябрь – 6 ноябрьдә Казанда Тинчурин исемендәге Милли театр фестивале үтә.
-
Иртәгә Казанда Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачыла
Истәлекле тактаны артист яшәгән Татарстан урамындагы йорт диварына куялар.
-
Казанда мәшһүр театр артисты Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта ачыла
Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак.
-
«Ут чәчәге»: Кариев театры наркомания баләсен премьера итеп күрсәтә
26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы! Автор – Зиннур Хөснияр, режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйлметдинов, музыкаль бизәлеш – Нурзадә Вәлиуллина, балетмейстер – «Алтын битлек» премия лауреаты Нурбәк Батулла.
-
Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән кино төшерергә Татарстан әзер түгел дип саный Мансур Гыйләҗев
Драматург фикеренчә, хәзер татар театрларына Аяз Гыйләҗев чоры килде.
-
22 - 28 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Бүген “Татар-информ” Олег Фазылҗановның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә.
-
15 – 21 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Казанда “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленең йомгаклау туры бара.
-
Нурбәк Батулла көзге паркта таяклы кеше белән ниләр майтара? [видео]
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың улы, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты, биюче, хореограф Нурбәк Батулла һәм Malsi Music тәхәллүсе астында таныш булган музыкант, Казан егете Ислам Вәлиев Казанда көзге паркка чыгып кызыклы импровизация ясаганнар.
-
Камал театрында "Мәңгелек буран" спектакленең премьерасы була
Чыңгыз Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелган спектакльне режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән.
-
Илшат Рәхимбай, кинода төшерү өчен, атта йөри белгән татар малае эзли
Фильм Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” повестена нигезләнеп төшереләчәк.
-
Иртәгә Татарстанда «Мулла» тулы метражлы фильмы прокатка чыга
«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча куелды.
-
“Татармультфильм” республиканың титрлы иң зур мультфильмын тәкъдим итте
Иң күп катнашучылары булган зур проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
-
8 - 14 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Филармония залында - Ваһапов фестивале гала-концерты, Кариев театрында бию класс-концерты була.