Кино-театр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рамил Шәрәпов "менә моның хәтле" балык тоткан
Юмор остасы, пародияче һәм җырчы гына түгел, ә һәваскәр балыкчы да икән Рамил Шәрәпов. Инстаграмыннан күренгәнчә, бик яратып мавыга икән ул әлеге хоббие белән.
-
ТеатрLife: КАМАЛ АРТИСТЛАРЫ ҖӘЯҮ ЙӨРИ ҺӘМ ЯШЕЛЧӘ АШЫЙ! /ФОТО, ВИДЕО/
Җәй җитүне түземсезләнеп тә, борчылып та көтүчеләр ул, әлбәттә, кызлар. Фитнес, йөгерү, диетага утыру, дөрес туклану дисеңме, боларның барысы турында да җәй якынайган саен күбрәк уйланыла. Тик, профессияләре дә һәрвакыт формада булуны таләп итә торган кешеләр бар. Ул да булса артист халкы. Әгәр син үзеңне формада тоту артисткаларга гына кагыла, дип уйласаң, бик нык ялгышасың. Артистлар алардан да уздырып җибәрә әле, мин сиңа әйтим! “TeatrLife” сәхифәсендә бүген артистлар үзләрен ничек формада тотуы турында серләрен ача.
-
Ирада Әюпова: Татарстанда театр дөньясы кайнап тора
Казанда “Нәүрүз” халыкара театр форумы башланып китте.
-
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
"Город АРТ-подготовка" театраль лабораториясе чарасына дөньякүләм танылган кинорежиссер Тимур Бекмамбетов та килде.
-
Сергей Безруков ничек итеп беренче тапкыр татар телен куллануы турында сөйләде
Студент елларында “Горячее сердце” пьесасында аңа татар карты Силан бабай ролен уйнарга туры килгән.
-
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
"Мин Казанда еш булам. Гомумән, Татарстанны һәм аның кешеләрен яратам", - диде Сергей Безруков.
-
Тинчурин театрында “Гомер буе сине көтәм” спектакле премьерасы аншлаг белән үтте
22 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган «Гомер буе сине көтәм» спектакле премьерасы булды.
-
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ФУТБОЛ ҖАНАТАРЛАРЫ ӨЧЕН АКЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры футбол җанатарлары өчен үзенчәлекле акция игълан итә. Акция шартлары буенча, театр кассасында җанатар паспортын (FAN ID) күрсәткән очракта билетлар 50% ташлама белән сатыла. Акция 2018 елның 14 июненнән 6 июленә кадәр, Футбол буенча дөнья Чемпионаты вакытында күрсәтеләчәк спектакльлләргә генә кагыла.
-
Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен кастинг игълан ителгән
Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.
-
“Әкият” курчак театры дөнья чемпионаты көннәрендә ике татарча спектакль күрсәтә
Чемпионатның мәдәни программасындагы спектакльләр 16, 17, 21, 23, 24, 27, 30 июнь, 1 июль көннәрендә үтә.
-
Раил Садриев Буа театрын халыкара аэропорттагы лайнер белән чагыштырды
15 – 24 майда Буа шәһәрендә «Буа: диалог киңлегендә» фестивале уздырыла.
-
«Россия-1» телеканалы «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча фильм төшерә башлый
Картинада төп рольне Чулпан Хамматова башкарачак.
-
Эльмир Низамов: Авторларга “тиен” генә түләү системасы бөтен Россиягә таралган
Телевидениедә 84 тапкыр яңгыраган җырым өчен 79 сум да 18 тиен алдым, - ди яшь композитор.
-
21 - 27 май көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Тинчурин театрында премьера - «Гомер буе сине көтәм».
-
"Зәңгәр шәл" татарның хөррияткә омтылуын күрсәтә"
Казанда 18 май кичендә "Камал мәктәбе" проектында сезонның соңгы дәресе "Зәңгәр шәл" спектакленә багышланды. Чарада әлеге спектакльнең узган гасырдагы видеоязмасын карап, фикер алышу булды. Камал театрының өлкән, урта буын артистлары әлеге әсәрдә генетик код барлыгын, халыкның азатлыкка, хөррияткә омтылышын күрсәтүен сөйләде.