Кино-театр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тинчуринлылар Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясендә флешмоб оештырды
Кичә, Туган тел көнендә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясендә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап, флешмоб оештырды.
-
“Мунча ташы”нда ун ел эшләгән Алчәчәк ӘХМӘТОВА - "ЧӘЧЕМӘ ИГЪТИБАРЛЫМЫН"
Алчәчәк ӘХМӘТОВА —“Мунча ташы” эстрада театрында ун ел эшләгән артист. Бер ел элек ул аннан китте һәм бүген 2010 елда ачкан үзенең хатын-кызлар киеме кибетен җитәкли.
-
КАМАЛЛЫЛАР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ШАШКАЛАР ҺӘМ ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА ЯРЫШТА ПРИЗЛЫ УРЫННАР АЛДЫЛАР
Бүген "Әкият" курчак театрында шашкалар һәм өстәл теннисы буенча Татарстан театрлары арасында ярыш узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры хезмәткәрләре призлы урыннар яуладылар:
-
Г.Кариев театрның баш режиссеры Ренат Әюпов: Иске чабатаны яңа бинага сөйри алмыйбыз!
Бик тиздән, 26 апрель көнне, Габдулла Кариев исемендәге театр тамашачылар өчен яңа бинада үз ишекләрен ачачак. Шул уңайдан, бу көннәрдә театр коллективы яңа бинада журналистлар белән очрашу оештырды. Иң элек бина буйлап “экскурсиядә” йөрдек – эш бүлмәләләрен, гримеркаларны, костюм саклый торган һәм бутафория ясый торган бүлмәләрне карадык.
-
23 - 29 апрель көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Бүген «Татар-информ» Ркаил Зәйдулланың яңа китабын тәкъдим итү кичәсен онлайн күрсәтә.
-
Казанда “Татар киносы атналыгы” узачак
Атна дәвамында фильмнар күрсәтеләчәк һәм иҗади очрашулар узачак.
-
Иң шәп татар киносын кайдан карарга?
25 апрельдә Казанда “Татарстан киносы атналыгы” старт алачак. Шул уңайдан 20 апрельдә татар киносының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган матбугат конференциясе булды. Биредә киноның миллилеге турында да фикер алыштылар. Конференциядә Татарстан киномотографиясенә бәйле шәхесләр катнашты.
-
“Мулла” фильмы Әсфәндиярны үтермәде
"Мир" кинотеатрында журналистларга "Мулла" фильмы тәкъдим ителде.
-
Кариев театрының яңа бинасы ачыла
Тантаналы ачылыш 26 апрельдә К.Дикамиллоның “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән башланачак.
-
Үткән белән бүгенге арасында "терәлеп" калган татар турында Казанда фильм чыга
"Кире" фильмында төп рольне Фәнис Җиһанша башкара.
-
Илшат Рәхимбай «Күзалла» («Представь») фильмын интернетка урнаштырган
«Күзалла» («Представь») фильмының интернетка эленүен аның фестиваль тормышы тәмамланды дип аңларга мөмкин.
-
Раил Садриев “Сез әле мине белмисез...” моноспектаклен тәкъдим итте
Казан тамашачысы шигъри моноспектакльне татар сәхнәсендә өч дистә ел куелмаган дип бәяләде.
-
Нурбәк Батулла: “Алтын битлек” алгач та дөнья үзгәрмәде
Искәртеп үтәбез, “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды.
-
“Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм”
Узган елның төп театраль вакыйгасы – “Әлиф” спектакле булды. “Тантана” театраль премиясендә әлеге хезмәт бәяләнмәсә дә, Мәскәүлеләр аны күрде һәм моноспектакльнең төп актеры – Нурбәк Батуллага “Алтын битлек” милли театраль премиясе бирелде.
-
Кариев театры артистлары, Казан метросына төшеп, спектакльләргә тамашачылар чакырды
Яңа бинага күчү уңаеннан оештырылган флешмоб Казан халкын битараф калдырмас, дип саный Кариев театры артистлары.