Язмыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шагыйрь Әхмәт Рәшитне соңгы юлга озату
Күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитов каты авырудан соң 84 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.
-
«Исән генә була күр, әбием»
Эшкә барганда көн дә кечкенә сабыйны җитәкләп балалар бакчасына ашыгучы өлкән яшьтәге апаны очратам. Аларны күргәч, үзем елмаям, үзем сагышланам... Икенче күргәнемдә инде бала сәпиттә җилдерә, артыннан кызу-кызу әбисе атлый. Быел әнә янәшә баралар -малай ыспай гына кәчтүм- чалбар кигән, артына мәктәп сумкасы аскан. Әбисенең беренче тапкыр мәктәпкә озата барышы икән. Әби белән оныкка шулай сокланып, хәер-дога кылып калучылар бер мин генә түгелдер Сабада. Гөлсем апа Төхбәтуллинаның язмышы күпләргә таныш, хәсрәт камчысын татыган ана 2 яшьтән ятим калган сабыен берүзе тәрбияли.
-
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу
Туры эфир.
-
Хәмдүнә Тимергалиева вафат булган
Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән.
-
Казанда журналист Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлаштылар
Гөлнара Зиннәтуллина туган ягы — Лаеш районы Хәерби авылында җирләнә.
-
Тел галиме, шагыйрь Гомәр Саттаров вафат
Галим соңгы көннәрдә хастаханәдә яткан.
-
Якташыбыз, музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат
Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь тулган иде.
-
Хәния Фәрхи китүенә 3 ел. Сеңлесе Фирүзә ханым җырчының соңгы минутлары турында сөйли
Яраткан җырчыбыз Хәния ханым Фәрхи китүенә быел 27 июльдә 3 ел булды. Аның соңгы минутлары турында сеңлесе Фирүзә Ибатуллина сөйли. Апа белән сеңел арасында 10 ел аерма булса да, алар игезәкләр кебек бер-берсен тоеп яшәгәннәр.
-
Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет вафат
Рөстәм Акъегет – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе.
-
Туган туфрак җылысы кайтарган
Адәм баласын җыясы ризыгы, эчәсе суы йөртә диләр бит. Сабада яшәүче Рузия апа Хөсәенова да тормышының иң матур, чәчәк аткан чорын ерак Казахстан төбәгендә үткәрә. Олыгайган көнендә кире туган якларына кайтып урнашкач, бәхетле көннәрем әле алда булган икән дигән фикергә килә...
-
Оста иде, остаз иде
Җиңү бәйрәме шаукымнары белән газета тарихы белән бәйле тагын бер истәлекле датаны вакытында искә алырга өлгерә алмый калдык: район елъязмасында тирән эз калдырган Илфир Хәлим улы Салаватуллинга 9 майда 80 яшь туласы иде. Исән булса, билгеле.
-
Татарстанның атказанган табибы Илгизәр Зиатдинов вафат булды
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.
-
Зөфәр Шәйхетдиновның тууына – 80 ел
Әгәр исән булса, районыбыз шагыйре Зөфәр Гәрәй улы Шәйхетдиновка бүген 80 яшь туласы иде. Рәхимсез үлем аны 2015 елда, гыйнвар аеның соңгы җомгасында арабыздан алып китте. Тормышка гашыйк шәхеснең ун меңнән артык шигыре әдәбият сөючеләргә күңел хәзинәсе булып калды. Әсәрләре вафатыннан соң “Илһам”нәшриятында басылып чыккан биштомлыкка кертелде. Исән чагында “Яратам мин сине, Җирем”, “Тургаем”, “Ана сүзе” дигән китаплары дөнья күрде.
-
Рөстәм Нәбиевка: «Хатыны аның янында акчасына кызыгып калган»
Көчле рухлы егет Рөстәм Нәбиев, тормышның авыр сынауларын җиңеп чыгып, тормыш иптәше Индира белән ике кыз тәрбияли. Рөстәмгә еш кына «Хатыны аның янында акчасына кызыгып калган» дигән сүзләр ишетергә туры килә икән.
-
Әнвәр Нургалиев: Әнидә коронавирус табылуы дөрес, әмма аның үлем сәбәбе — ишемия
Җырчының әнисе ике көн элек вафат булды.