Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

“Камыр батыр” базарны яулый

Соңгы елларда күп йортларда хуҗабикәләр токмач та кисми, камыр ризыгы да пешерми. Сатып кына алырга ияләште. Ялкаулана башладыкмы, әллә акчабыз күпме? Хәер, эш көннәрендә хатын-кызларның кухняда кайнашырга бик вакыты калмый да бит. Беткәнмени мәшәкать: бала укыту, башка бер кәсеп дигәндәй. Аннары өйдә камыр ризыкларының нигездә бер генә төрен пешерәсең бит.

   

  Кыскасы, яшәештәге шушы үзенчәлекле үзгәрешне тотып  алган бизнес  вәкиленә менә дигән  форсат бит бу. Тот та, эш башла! Нәтиҗәдә өйдә торт, гөбәдия ише ризыклар пешереп  сатучы  үзмәшгульләр бу  юнәлештә пионерлар булдылар. Шунысы  куанычлы, эшкә  зур масштабта  алынучылар да барлыкка   килде. “Камыр батыр” бренды белән  куллану базарына чыккан пекарня – моның  ачык  мисалы. Халык  аларны тиз   күреп  алды.  Хәзерге вакытта шәхси предприятиегә  җитәкчелек итүче Рәсүл Борһанов белгечлеге буенча элемтә техникумында  укыган егет. Баштагы төп эше компьютер, сайт ясау,  мәгълүмат   иминлеген тәэмин итү белән бәйле  булган. Әмма кечкенәдән тегесен-монысын пешерергә ярату гадәте дә үзе белән ияреп   йөргән. Апа-абыйлары укуда вакытта кухнядан таба  исе  чыгара, ризыкларны үзенчә бизәп-матурлап табынга куя торган булган ул. Техникумда  укыганда каникул вакытларында Кукмарада  кафеда повар булып  та эшләгән әле.

“Җәмәгать туклануы йорт  кухнясы түгел. Анда меню да,  блюда да  икенче, шартлар үзгә.  Гомумән,  Шәмәрдәндәге ”Камыр батыр”  предприятиесен  кабул итеп  алу  тәкъдим  ителгәндә, мин сәүдә вәкиле идем  инде. Риза булдым, эшләп  киттек. Хәзер арендага  алынган бинада  урнашкан пекарняда 60 төргә  якын камыр ризыклары  пешерелә. Шәмәрдәндә бер, Сабада ике сату ноктасы һәм, әлбәттә, үз клиентларыбыз бар. Быел Дербышкида да “Камыр батыр”  бренды астында  продукциябез  сатыла  башлады. Нәтиҗәдә җитештерү дә артты”,– ди Рәсүл Борһанов.

Мондый шартларда иң   мөһиме – марканы  төшермәү. Күләм  арту сыйфатта тискәре яктан чагылмаска тиеш. “Камыр батыр”ның куллану базарына килеп  кергәненә  күптән түгел генә  булса да, цехта пекарня эшендә байтак еллар  тәҗрибә туплаган  апалар  эшли. Алар,  кем  әйтмешли,  онны  ничек сыйфатлы камыр  итәсен яхшы белә. Пекарняны башта район үзәгендә  эшләтеп җибәрсәләр дә, кадрлар мәсьәләсе  килеп туа. Барысын да, уйлагач, бер айдан цехны Шәмәрдәнгә күчерәләр. Биредә персонал белән проблема булмый. Әйтергә кирәк, Надежда Иванова белән Фәрхинур  Хәлиева да, һөнәрләрен ташламас өчен, Сабадан Шәмәрдәнгә йөреп эшли башлыйлар. Хәзер Шәмәрдәннән Гүзәлия  Сибгатуллина белән өчесе – бер команда. Пекарняда  хезмәт  конвейерга салынган  дияргә  мөмкин. Иң элек эшче Нәсибә Курамова бәрәңгеләрне  чистартып, камыр эчлекләрен барлык   кирәкле ингредиентларны әзерләп куя. Аннары пешерүчеләр эшкә керешә. Барлыкка киләсе ризыкның һәр порциясе өчен камырны кулдан үлчәргә кирәк булса да, алар заказга һәм ассортиментка карап, оператор килешкә барысын да өлгертәләр.  Пекарняның  Разалина  Вафина  сату иткән кибетеннән кеше өзелеп тормый. Бәяләр дә  чагыштырмача түбәнрәк. Тиз бозылучан  ризыклар көн  ахырына  сатылып бетмәсә, 20 процентка  кадәр ташлама  ясала. Аларның да үз сатып алучылары  бар.

“Безнең камыр ризыкларын мактыйлар. Чөнки онның һәм башка чималның   яхшысы гына  кайта. Җитәкче үзе дә системаны яхшы белә. Бик төгәл,  югары культуралы  кеше. Хезмәт хакларын  вакытында, аена  ике тапкыр  алып  барабыз. Зарланырлык  җиребез  юк, гел  шулай  була гына   күрсен”,– ди Надежда  Иванова.

    Рәсүл Рөстәм  улы белән алда торган планнар турында сөйләштек.

“Цехны  киңәйтү өчен  мөмкинлекләр  бар.  Продукцияне күрше Кукмара һәм Теләче шәхси кибетләренә дә чыгарабыз һәм алга таба тагын да арттыру күздә тотыла. Киләчәктә  аларда үз нокталарыбызны ачу турында да хыялланабыз. Ипи сораучылар да күп. Яхшы  рецептларыбыз да бар. Бу өлкәдә конкурентлар көчле, әлбәттә.  Әмма көндәшлек юк икән,  үсеш тә булмый”, – ди  ул.

     Кукмарадан килеп, Саба  өчен  хезмәт итүче шәхси эшмәкәргә  уңышлар,  планнарының тормышка  ашуын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев