Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Балаларга белем белән бергә зур тормышка канат куйдыгыз...

Саба сәләтле балалар мәктәбенең 11 сыйныф җитәкчесе Гөлнур Газиз кызы Байкиевага

Сезне күрдек,  күпме еллар үткәч,

Белә идек фәкать ишетеп.

Бик күп еллар кирәк булган икән,

Аралашу  өчен күрешеп.

 

Балаларга белем белән бергә

Зур тормышка канат куйдыгыз.

Үзегезне күреп белмәсәк тә, 

Күңелләргә якын булдыгыз.

 

 Миһербанлы укытучы гына түгел,

Булдыгыз сез әле әни дә.

Авырып киткән чакта  хәл белдегез,

Борчылдыгыз бит  сез  һәр көндә. 

 

 Чынлап та сез безнең балаларга,

Бигрәк якын, гадел булдыгыз,

Ходай сезгә бирсен сәламәтлек,

Якты булсын барыр юлыгыз.

Рөстәм Мөхәммәтҗанов,

Олы Арташ авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X