СЕНТЯБРЬ
Сентябрь: әле яңгыр, Әле кояш. Җилләр дә әле усал, Әле юаш.
Өсләрдә дә әле күлмәк,
Әле плащ.
Чалбарлар да әле озын,
Әле курач.
Сайрар кошлар китте бездән -
Дөнья тып-тын.
Басу өстендә чайкала
Зәңгәр дулкын.
Инде әбиләр чуагын
Көтә халык.
Хисләр үзгә:
Әле кайнар, әле талгын.
Табигатьтә хөкем сөрә
Сентябрь.
Сентябрьдә ул да, мин дә,
Син дә бер.
Зөфәр Шәйхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев