Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Район үзәк хастаханәсе табиблары халыкка инсульттан саклану чаралары турында җиткерде

29 октябрь - Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне

Инсульт - баш миенең кинәт кан әйләнеше бозылуы, баш миенең берәр кан тамырының ябылуы яки ярылуы. Кан тамырлары томаланганда ишемик инсульт, өзелгәндә геморрагик инсульт барлыкка килә. Аны өлкәннәрдә баш миенең иң киң таралган авыруы дип саныйлар. Өстәвенә, яшь үсү белән инсульт барлыкка килү куркынычы сизелерлек арта. Статистика буенча, яшәгән иленә карап, елына инсульт белән халыкның 0,1 — 0,4% ы зарарлана. Инсульт кешенең инвалидлык сәбәпләре арасында лидер булып тора һәм халыкның үлем сәбәпләре арасында 3 нче урында тора.

Чыганак: Саба муниципаль районы сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев