Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау - җавап

Баламның борыны ник каный икән?

Яшүсмер улымның әледән-әле борыны каный. Сәламәтлегеннән дә зарланмый. Борыны канаганда, мамык тыгып, чалкан ятып тора да шуның белән үтеп китә үзе. Шулай да күңелем барыбер тыныч түгел. Баламның борыны ник каный икән?

Сорауга гомуми практика табибы Фирая Ахунова җавап бирә:

– Иң элек улыгызның кан басымын тикшертегез. Кан басымы югары булган очракта борын канау, киресенчә, кешенең хәлен җиңеләйтеп кенә җибәрә. Моннан куркырга кирәкми. Борын канаганда мендәр өстенә мендәр куеп, балагызны кырынрак яткырыгыз. Башына аз гына су бөркеп, яки юеш тастымал куеп, борын тишекләрен ике бармак белән 10 минутлап кысып тору ярдәм итәчәк. Әгәр дә кан килү тукталмаса, борын тишекләренә мамык куегыз. Аннан да тукталмаса, табиб чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X