Казан "Рубин"ы һәм Мәскәүнең "Динамо" командасы Касаевны күчерү турында килешкән.
Бу көннәрдә әлеге күчеш турында рәсми рәвештә игълан ителәчәк.Казан клубының 27 яшьлек уенчысын күчерү бәясе якынча 8 млн. евро булачак, дип хәбәр итә Sportbox.ru. Үткән сезонда Касаев Россия чемпионатының 20 матчында уйнаган һәм 2 гол керткән.
Татар-информ.


Нет комментариев