Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдын киләсе елга күчерделәр

Ралли 2021 елның 2-11 июлендә узарга тиеш.

Коронавирус пандемиясе аркасында X «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдын киләсе елга күчерделәр. Бу хакта ралли-рейдның рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Килеп туган вазгыятьне исәпкә алып, әзерлек чараларын төгәлләү һәм раллины үткәрү мөмкин түгел. Кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге – безнең төп өстенлек! Мәҗбүри тәнәфестән соң без яңа көч-дәрт белән киләсе елгы ярышларга әзерлек эшләрен башлаячакбыз һәм ул онытылмас вакыйгага әверелсен өчен барысын да эшләячәкбез!» - дип белдерде проект җитәкчесе Владимир Чагин.

Билгеләп үтелгәнчә, оештыручылар инде хәзер үк киләсе елгы раллиның яңа басмасын эшләргә керешәчәк.

Ралли 2021 елның 2-11 июлендә узарга тиеш, финиш Казанда билгеләнгән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X