Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Гүзәл – Татарстан чемпионы

Юлбат урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова шашканы биш яшендә уйный башлый. Түгәрәк фишкаларны ничек йөртергә икәнлеген әбисеннән өйрәнә.

Гомумән, Кәримовлар гаиләсендә барысы да шашка уйный. Гүзәл инде 6 яшендә үзенең осталыгын Сабада үткәрелгән Нәүрүз бәйрәмендә сынап карый һәм 2нче урынны ала. Шул вакыттан алып, ул әнисе белән төрле ярышларда катнаша башлый һәм гел уңышка ирешә. Әле менә 24-28 гыйнварда Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шах­мат-шашка мәктәбендә ха­лыкара шашка буенча үт­кәрелгән Татарстан Респуб­ликасы беренчелегендә катнашып яңа җиңүен яулады: 16 яшькә кадәрге кызлар арасында җиңүче булды. Гүзәл биш көндәшен откан, бары тик үзеннән олырак спорт остасына гына җиңелгән. Әмма бу оттыруы чемпион булырга комачауламаган. Җиңүче Гүзәлне медаль, кубок, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең физик культура һәм спорт комитеты Дипломы һәм акчалата приз белән бүләклиләр.

Хәзерге вакытта Г.Кәримова Татарстан җыелма командасы составында 10 февральдә Мәскәүдә узачак ярышларга барырга җыена. Гүзәлдән: "Әзерләнәсезме соң, ничә йөрешне алдан күрәсең хәзер?- дип сорыйм. "Дүрт-биш йөрешне күрәм инде",- ди ул. "Әзрәк икән, ун кирәк",- дим моңа каршы. "Сигез, Фәнил абый",- дип сүзгә кушыла апасы Сиринә. "Юк, дөнья чемпионы булыр өчен ун йөрешне алдан күрергә кирәк",- дим, бирешергә теләмичә.

Кем белә, бәлки Гүзәл шушы дәрәҗәгә ирешеп тә куяр. Ә Мәскәү ярышларында аңа җиңү телик.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлбат

2
X