Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Инвалидлар спартакиадасында

Районның җыелма командасы Татарстан Республикасы инвалидларының I спартакиадасы финалында уңышлы чыгыш ясады.

Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда үткәрелгән ярышларда 25 шәһәрдән һәм районнардан килгән 250дән артык спортчы параолимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләрендә көч сынаштылар. Шәмәрдән авыл җирлегеннән Таһир Кәримов һәм Анатолий Касыймов - пауэрлифтингта 2нче, Сабадан Хәмит Вәгыйзов шашка ярышында 3нче урыннарны яулап, спартакиада медальләре белән бүләкләнделәр. Азат Әхмәтов - өстәл теннисында, Фәния Шәмсетдинова - шашкада, Талыйп Галиев шахмат ярышында 4нче-8нче урыннарны алдылар. Финал ярышларында катнашучыларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды.

Р.Мөхәммәдиев,

район инвалидлар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев