Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиаданың республика этабы

22 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең беренче кышкы Спартакиадасы булып узды.

Министр Энгель Фаттахов Спартакиаданың ел саен үткәреләчәген һәм май аенда җәйге Спартакиада булачагын әйтте. Ярышка республиканың 45 районыннан меңнән артык хезмәткәр чаңгыда узышу, шорт-трек, өстәл теннисы, шахмат, турникта тартылу, "отжимание", дартс, канат тарту буенча үзара көч сынаштылар. Безнең команда канат тарту буенча 2нче, "отжимание" ясауда Миннулина Наилә 3нче урыннарны алдылар. Гомумән, Саба районы командасы барлык уен төрләреннән дә ныклы хәзерлекле булуын күрсәтте, нәтиҗәдә, бары тик Яшел Үзән командасыннан гына калышып, 2нче урынга лаек булды. 3нчедә Мамадыш районы. Җиңүчеләргә грамота, медаль, кубок һәм автобус тапшырылды. Барлык катнашучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев