Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“МӘКТӘПТӘ – МИНИ-ФУТБОЛ”

10-11 ноябрь көннәрендә Килдебәк урта мәктәбе базасында 1997-1998 елгы укучылар арасында мини-футбол буенча республика ярышының зона туры узды.

"Мәктәптә - мини-футбол" дип исемләнгән спорт чарасында Балтач, Әтнә, Кукмара, Арча, Биектау, Питрәч, Теләче, Саба районнарыннан кызлар һәм егетләр командалары көч сынашты. Спорт бәйгесен ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, Татарстан Республикасы футбол федерациясенең мини-футбол комитеты рәисе С.Рожков катнашып, уенчыларга уңышлар теләде. Футболистлар беренче уеннарны дүрт төркемгә бүленеп уйнады. Кызлар арасында Шәмәрдән лицее командасы балтачлыларны 4:1 исәбе белән җиңеп финалга чыкты. Финалга чыгучылар арасында шулай ук, Теләче, Питрәч, егетләр арасында Саба, Арча, Кукмара, Биектау уенчылары бар. Финал уеннарында кызлар арасында Шәмәрдән лицее командасы Теләче уенчылары белән очрашып, 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште.

Киеренке ярышлардан соң кызлар арасында I урында - Шәмәрдән лицее (Саба), II - Теләче, III - Балтач командасы, егетләр арасында I урында - Кукмара, II - Арча, III - Саба гимназиясе уенчылары.

З.Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев