Норвегиянең Шушен шәһәрендә параолимпиячеләр арасында чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча узучы дөнья кубогының беренче этабы төгәлләнде.
Анда россиялеләр 50 медаль яулады. Ирләр арасында лидерлык өчен көрәш ике көчле спортчы - Россиядән Владимир Кононов һәм үзебезнең Саба егете - Рушан Миңнеголов арасында барды. Дистанциянең беренче метрларында ук алга әле Владимир, әле Рушан чыкты. Шулай да Саба егете яхшы физик әзерлектә булуын күрсәтте һәм финишка беренче булып килде. Өченче призер - Финляндиядән И.Тоймисто Рушанны яңа җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да яхшы нәтиҗәләргә ирешүен телибез.
Нет комментариев