“ТИЗРӘК, БИЕГРӘК, КӨЧЛЕРӘК”
Район мәктәпләрендә белем алучы укучылар каникул вакытларында өйдә генә утырмады. Сыйныфлары белән сәяхәтләргә йөрделәр, мәдәният йортларында, китапханәләрдә үткәрелгән чараларда актив катнаштылар.
9 ноябрьдә Балалар иҗат үзәгендә узган "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" интеллектуаль-спорт уеннарына да 23 мәктәптән укучылар килгән иде. Алар 12 төркемгә бүленеп көч сынашты. Балалар иҗат үзәге директоры Гөлнар Шәфыйкова: "Сезнең мөмкинлекләрегез дә, сәләтегез дә җитәрлек, сез аны күрсәтергә тиеш", - дип, укучыларга уңышлар теләп, тантананы ачты.
"Команда составында 7 сыйныфлардан 8 укучы. Әлеге ярышларда балалар үзләренең спорт турында белемнәрен генә камилләштереп калмый, үзара дуслык-татулык, күмәк рәвештә бер фикергә килү, бердәмлек кебек сыйфатларга да төшенәләр", - ди балалар иҗат үзәгенең балалар оешмалары эшләрен оештыру бүлеге мөдире Лилия Шаһидуллина. Укучылар "Олимпия тарихы", "Боулинг", "Музыка һәм спорт", "Флэш-моб", "Спорт - син бер дөнья" кебек тукталышларда белемнәрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Андый тукталышлар 12 иде. Һәр команда маршрутта күрсәтелгән тәртиптә хәрәкәт итте һәм иң күп балл җыючылар призлы урыннарга чыктылар. Нәтиҗәдә Саба гимназиясе укучылары (Г.Фәләхова) - I урында. II урында - Сатыш (Р.Ногманова) һәм кадет интернат мәктәбе (Г.Әлмиева), III урында - Олы Арташ (В.Гаянова) һәм Сабабаш (М.Хәсбиева) мәктәбе укучылары. Призерларга Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре, катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Уеннарны үткәрүдә Балалар район Думасы активистлары да да катнашты.
З.Сәмигуллина.
Н.Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев