Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

ВОЛЕЙБОЛДА КӨЧ СЫНАШУ

Шәмәрдән лицее спорт залында "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте теләктәшлегендә Татарстан беренчелегенә волейбол уеннары булып узды

(Бу иҗтимагый республика хәрәкәтенең рәисе, волейбол федерациясе президенты, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин).

Безнең зонада Саба, Биектау, Әтнә, Югары Ослан, Арча, Әлки командалары уйнады. Финалда уйнау өчен сайлап алу турлары көн уртасына кадәр дәвам итте. Сәгать 12дә уеннар тантаналы төстә ачылды. Спортчыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Саба территориаль бүлекчәсе рәисе Зөлфирә Иксанова, Саба районы волейбол федерациясе рәисе Фәнис Вәлиев тәбрикләде.

Волейбол командалары арасында I-II-III урыннарга Әл­ки, Саба, Биектау районнары уенчылары лаек булды. Алар­­га иҗтимагый хәрәкәтнең Дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев