Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

АНИСКИННАР БҮГЕН ДӘ БАР

Заманында төп герое участок инспекторы, майор Анискин булган киноны карап безнең илдә әлеге хезмәткә гашыйк яшьләр шактый тәрбияләнде.

Аннан соң шактый вакытлар узып, заман үзгәрсә дә, җәмәгать тәртибен Анискиндай саклаучыларны тормышыбызда хәзер дә очратырга мөмкин. Участок вә­ка­ләтлеләре һаман да милициянең, хәзер инде полициянең халыкка иң якын вәкилләре булып кала. Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегендә шушы хезмәтне башкаручылар белән өлкән лейтенант Сәйдәш Латыйпов җитәкчелек итә. Мине иң элек участок вәкаләтлеләренә хас булырга тиешле сыйфатлар кызыксындырды. "Иң мөһимеме? Мөгаен, кешеләр белән аралаша белүдер. Әлеге сыйфаттан башка һөнәреңнең нечкәлекләренә төшенә алмыйсың. Участок вәкаләтлесе гел халык арасында булырга тиеш. Гаиләдә җитди низаг килеп чыкса, яшүсмерләр тәртип бозса, исерек хулиганлык кылса - боларның барысын да участок вәкаләтлесе белеп тора. Эш җинаятькә барып җитмәсен өчен, ул алдан чарасын күрергә тиеш. Профилактика безнең өчен иң мөһиме",- ди Сәйдәш Зөфәр улы.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Т.Мөхәммәдияров.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X