Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Булдырдылар!

Булдырдылар! Районыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу уңаеннан оешма- предприятиеләр арасында оештырылган иҗат концертларын зур кызыксыну белән күзәтеп барабыз. Бу бәйгегә һәр коллектив ныклап хәзерләнә. Һәр концертны, бусы бигрәк шәп булды, болардан да уздыра алмаслар инде дип карыйсың, икенчесе тагын да шәбрәк килеп чыга төсле. Һәр коллектив чыгышы үзенчә...

Булдырдылар!

Районыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу уңаеннан оешма- предприятиеләр арасында оештырылган иҗат концертларын зур кызыксыну белән күзәтеп барабыз. Бу бәйгегә һәр коллектив ныклап хәзерләнә. Һәр концертны, бусы бигрәк шәп булды, болардан да уздыра алмаслар инде дип карыйсың, икенчесе тагын да шәбрәк килеп чыга төсле. Һәр коллектив чыгышы үзенчә матур һәм кызыклы. Узган атнада район сәхнәсенә халык соравы буенча, кабат Саба спорт комплексы, бассейнда эшләүче хезмәткәрләр күтәрелде. Концерт икенче тапкырында да зур аншлаг белән узды. Бу юлы үзешчәннәребез чыгышын Сингапурдан килгән зур кунакларга да карау насыйп булды. Бөек Ватан сугышы елларындагы ачы язмышларны, сугышның башыннан ахырына кадәр булган вакыйгаларны бик тә оста сүрәтләп бирделәр үзешчәннәр. Декорация, кием-салым, сюжет үзенчәлекләре өстендә дә зур эш башкарылган (программаның режиссеры Чулпан Билалова).Сәхнәдә бер дә күрергә күнекмәгән таныш тренерларыбызны, башка хезмәткәрләрне күреп (без - ветераннар бассейнга, тренажерга еш йөрибез бит), аларның үзләрен чын артистларча тотуларын күреп сокландык. Осталыкларына таң калырлык. Әйтерсең, гомер буе җырлап-биеп кенә йөргәннәр!Бассейнда коткаручы булып эшләүче Артур, тренажердагы Азат һәм башкаларның чыгышларын зур сәхнә йолдызлары белән янәшә куярлык. Искиткеч шәп тамаша булды бу. Булдырдылар!

Фәния Шәмсетдинова,

Саба шәһәр җирлеге ветераннар Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев