Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чишмәләрдән тормыш башланган

«Эчкән суың нинди, син үзең дә шундый»,- диләр акыл ияләре.

Бөтендөнья су көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1992 кабул иткән караы белән билгеләп үтелә. Аның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын су чыганакларына җәлеп итү. 1997 елда Монреальдә су проблемасы буенча узган IX бөтендөнья конференциясендә әйтелгәнчә, ризык әзерләгәндә сыйфатсыз су куллану яки чиста су җитмәү сәбәпле, планетада көн саен меңләгән кеше үлә.

Моны һич тә арттыру димәс идем. Үзебезнең яшәешкә генә күз салыйк. Өлкән буыннар өчен саф чишмәләрнең күплеге һәм инешләрнең мул сулы булып чылтыравы - балачакның иң якты истәлегедер. Хәзерге яшьләрнең сафлыгын югалта барган чишмәләрне, болганчык сулар агып торган елгачыкларны шундый ук саф хисләр искә алулары икеле. Елгаларыбыз елдан-ел саега. Күпчелегендә инде элеккеге кебек балыклар да, суүсемнәр дә юк. Аларны элекке хәленә кайтару өчен чишмәләрне терлекләрдән таптатмаска, техника белән кермәскә кирәк. Ягъни барлык чишмәләрне койма белән әйләндереп алу, буралап кую максатка ярашлы булыр иде. Шулай да су ресурсларының ярлылана баруына, вак елгаларда экология шартлары начараюга китергән төп сәбәпләр нинди соң? Минемчә, кешенең үз эшчәнлегенең ахыргы нәтиҗәләрен уйламыйча хуҗалык итүе. Табигатькә мөнәсәбәт шул рәвешле дәвам итсә, берничә дистә елдан инде соң булырга мөмкин. Шуңа да районыбыз торак пунктларында пунктларында июнь аенда чишмәләр көне үткәрелсә, яхшы булыр иде. Саба җирендә йөзгә якын вак инеш, аннан да күбрәк чишмәләр бар. Алардан дөрес файдалану - һәркемнең изге бурычы. Моның өчен без су объектларын, аларның су җыю мәйданнарын эшләп чыгару һәм көнкүреш калдыклары белән пычратырга тиеш түгелбез.

Чиста су чыганакларының башы - чишмәләр. Алар - табигатьнең мәңгелек һәйкәле. Алар никадәр саф, чиста булса, кешеләрнең йөзенә матурлык иңә, сәламәтлеге ныгый.

Нурсаф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: rodnik

2
X