Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ДЕКЛАРАЦИЯ БИРЕР ЧАК

2011 ел көченә керү белән, традицион дек­ларация кампаниясе башланды. Дөрес, бары хезмәт хакы гына алучылар моны сизми. Ә менә эшмәкәрлек эшчәнлегеннән һәм шәхси практика белән шөгыльләнүдән керем алучылар мөстәкыйль рәвештә табышлары өчен исәп-хисап тотарга һәм салым күчерергә тиешләр.

Шул ук вакытта 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга бурычлылар исемлеге киңрәк. Физик затлар да хезмәт хакыннан тыш, гамәлдәге законнар нигезендә салым түләргә тиешле керем алырга мөмкин. Моңа өч елдан кимрәк хосусый милек булып торган мөлкәтне сатудан (йорт, фатир, автомобиль, җир кишәрлеге, дача); физик затлар белән гражданлык-хокук килешүе нигезендә керем алучылар; кара һәм төсле металл тапшырып керем алучылар; акчалата яки натуралата бүләк (дарение) алучылар; җир пайларын арендага бирүчеләр, төрле оешмаларның Устав ка­питалында булган өлеш­ләрен сатучылар, лотерея һәм башка төрле уеннар оештыручылар тарафыннан түләнә торган отыш алучылар, салым тотып калынмаган башка төрле керем алган физик затлар керә. Физик затлар декларациянең 3-НДФЛ формасын мөс­тәкыйль рәвештә тутыра.

Ә 2012 елда физик затлар үзләренең керемнәре турында яңа формада хисап тотарга тиешләр. Аның формасы РФ Федераль салым хезмәтенең 2011 ел 10 ноябрь боерыгы белән расланды. Физик затлар кеременә салым ставкалары төрлечә: 13, 35, 30 һәм 9 процентлы. Алар керем төренә карап аерыла. Мәсәлән, 35 процентлы максималь ставка белән салым хезмәт куеп алынмаган керемнәрдән (конкурслар үткәргәндә һәм товар рекламалау максаты белән башка төрле чаралар үткәргәндә алын­ган призлар һәм­ отышлар); РФ Үзәк банкының рефинанслау ставка­сы өлешеннән арткан банк кертемнәре бу­ен­ча процентлы керемнәрдән; салым түләүчеләр тарафыннан алынган заем (кредит) средстволарының билгеләнгән күләменнән артып киткән өлешеннән процентларда эконо­мия­ләнгән суммадан тотыла. (Дәвамын газетадан укый аласыз)

 

РФ Федераль салым хезмәтенең 10нчы

 

районара салым

 

инспекциясе.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев