Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гагарин кубогы СКА клубына китте

СКА Гагарин кубогы финалының бишенче матчында 6:1 исәбе белән "Ак Барс" командасын тар-мар итте. Бу - Санкт-Петербург клубының беренче тапкыр Гагарин кубогына ия булуы.



Дүртенче матчтагы кебек казанлылар бүген дә бик тиз үз капкаларына алка керттерде. Матчның 73 нче секундында ук исәп 0:1 иде инде. Шуннан соң "Ак Барс"ның кәефе крылдымы, әллә СКА артык көчле идеме, исәп беернче период азагына инде 0:4 булды. Бүген плей-оффта беренче тапкыр капкага чыккан Эмиль Гариповны да (ул 5 голдан соң Нильссонны алмаштырды) коры калдырмадылар.



Шулай итеп, 2009, 2010 елларда "Ак Барс", 2011 елда "Салават Юлаев", 2012, 2013 елларда "Динамо" (Мәскәү, 2014 елда "Металлург" (Магнитогорск) командаларыннан соң СКА тәүге тапкыр Гагарин кубогын яулады.


Гагарин кубогы. Финал. 5 нче матч.

"Ак Барс" (Казан) - СКА (Санкт-Петербург) - 1:6 (0:4, 1:1, 0:1). Голлар: 0:1 Эрикссон (01:13), 0:2 Ковальчук (Панарин, Шипачёв, 06:31, күплектә), 0:3 Дадонов (10:44), 0:4 Поникаровский (Хохряков, А.Белов, 14:05), 1:4 Глухов (Врана, Медведев, 21:17), 1:5 Ковальчук (Торесен, 22:03), 1:6 Червенка (Панарин, А. Белов, 58:57).



Капкачылар: Нильссон (Гарипов, 23:09) - Коскинен.

Гомуми исәп: 1 - 4 (2:4, 0:1, 2:1, 2:3, 1:6).

Интертат.ру

Шамил АБДЮШЕВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев