Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли.


Әйтергә кирәк, бәйрәмнең тарихы еракка китсә дә аны быел бары бишенче тапкыр гына билгеләп үтәләр. Әмма шулай булса да, җәмгыятьтә ул бик популяр төс алды һәм халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн дини бәйрәм буларак түгел, ә илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.

Бәйрәм белән һәрберегезне! Гаиләгезне саклап, һәряктан яклап, кадерен белеп яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев